ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Явлаштау авыл мәдәният хезмәткәрләре Иләбәр авыл китапханәсе белән берлектә Эзмә- Иләбәр- Өтернәс авыллары янындагы тарихи урын- Калатауда “Тарих эзләре буйлап “ дип исемләнгән тарихи сәгать уздырдылар. Иләбәр авыл китапханә мөдире Вәсилә Галиева безгә бу борынгы шәһәрнең тарихы турында сөйләп зур кызыксыну уятты. 1553 елда татарлар төзегән шәһәрчек вакытлыча татарларның башкаласы ролен үти. 1998 елда археологлар башлап җибәргән казу эшләре вакытында Казан ханлыгы чорына карый торган казылмалар табылуын һәм тагын бик күп мәгълүматлар белдек. Тарихыбызны өйрәнү, барлау юнәлешендә шундый экскурсияләр иң нәтиҗәле алым булып тора.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара. 

  Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Олы Нырты ФАПы белән берлектә - “Сак бул!” дигән исем астында укучылар өчен профилактик чара үткәрделәр. Фельдшер Арикеева Р.С. яшүсмерләрнең яшь организмына наркотик матдәләр куллану никадәр зарарлы йогынты ясавын һәм өлкәннәргә – тәмәке тарту, алкоголь куллану, наркотиклар куллану теләгенең аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

    Олы Нырты җирлеге мәдәният  хезмәткәрләре көзге бал – «Көзге сөйкемлелек» бәйрәмен оештырдылар һәм үткәрделәр.”Сөмбелә кызы” үзе балалар белән очрашуны бәйрәм итә. Клуб фойесында Көзге тематикага рәсем күргәзмәсе һәм «Көзге яшелчәләр парады»күргәзмәсе оештырылды. «Көзнең якты төсләре»уен программасы үткәрелде. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

26
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Ел саен бөтен дөньяда, 15 октябрьдә, күрмәүче кешеләр символы булган Халыкара Ак таяк көне билгеләп үтелә. Россиядә ел саен 15 октябрь һәм 13 ноябрь арасында Ак таяк айлыгы уза.

25 октябрьдә, Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында Халыкара Ак таяк көненә багышланган , «Саба чишмәләре» фольклор ансамбле үзенең музыкаль номерлары белән сөендерде. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да проблемалар турында онытып, күңелләре белән ял итеп, уңай эмоцияләр алдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

  Коррупциягә каршы программаны гамәлгә ашыру кысаларында Олы Нырты җирлеге мәдәният  хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен«Балачактан коррупциясез»дигән темага профилактик сәгать үткәрделәр. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Коррупция проблемасы бүгенге Россиядә иң төп проблемаларның берсе, чөнки ул җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә дә кагыла. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

2022 елның 28 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында ритуал хезмәт күрсәтү өлкәсендә коррупция куркынычы мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе узачак. Коррупция куркынычы мәсьәләләренең актуальлеге мәрхүмнәрне күмү тәртибе, әлеге өлкәдә хакимият органнары һәм оешмалар бурычлары һәм Гражданнарның бозылган хокукларын яклау ысуллары турында халыкка мәгълүмат җитмәүгә бәйле, бу коррупциячел һәм башка хокук бозулар өчен алшартлар тудыра.


25
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә үзара салым акчалары хисабына җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын төзү эшләре узды. Эшне "Районара юл - төзелеш идарәсе-1"ҖЧҖ башкарды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Татарстан Росреестры хәбәр иткәнчә, хәзер лицензия таләпләренә туры килүне вакытлыча раслау турында гаризаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында бирергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International