Су башнясын ремонтлауга бәйле рәвештә 8 ноябрь көнне 09:00 дан 15:00 га кадәр Түбән Шытсу авылында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла. Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасын туплап куюыгызны сорыйбыз.
1992 нче елның 6 нчы ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителә — республиканың күпмилләтле халкының төрле милләт, сәяси бәйләнешләр һәм диннәрен берләштергән һәм Россия һәм Татарстан тарихындагы яңа чор таләпләренә тулысынча туры килгән мөһим сәяси-хокукый документ. Әлеге вакыйга уңаеннан 6 ноябрь республикада бәйрәм көне — Татарстан Республикасы Конституциясе көне дип игълан ителде. Бу бәйрәм уңаеннан төрле чаралар үткәрелә.
2022 елның 11 ноябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе узачак.
7 ноябрьдә команда ярышлары тәмамланды.Безнең кызлар, финалда Архангельск өлкәсеннән калышып, көмеш медальләргә ия булдылар, һәм шуның белән безнең егетләр һәм кызлардан торган Татарстан Республикасы командасы гомумкоманда разрядында бронза медальләргә ия булдылар.
2022 елның 11 ноябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе узачак.
7 ноябрь көнне район мәдәният йортында район мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан “Кызыма килер йөз кеше” спектакле куелды.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Халкымның күңел бизәкләре" дигән фольклор бәйрәме үткәрелде.
Мамалай авыл клубында "Бердәмлектә көч" дигән гадәти булмаган викторина узды.
Олы Нырты мәдәният йортында Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән «Россия - Ватан, бердәмлек» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәм программасында тамашачылар үзешчән сәнгатьнең иң матур концерт номерларын күрделәр. Сәхнәдән Ватан, Россия, мәхәббәт турында җырлар яңгырады.