Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Халкымның күңел бизәкләре" дигән фольклор бәйрәме үткәрелде. Әлеге кичәдә , балалар , кулланылган декорацияләрне игътибар белән күзәттеләр, татар халык җырларын һәм биюләрен бик теләп башкардылар, фольклор жанрдагы уеннарда катнаштылар. Балаларга мәкальләр , әйтемнәр, җырлар тәкъдим ителде. Алар, һичшиксез, халык иҗатын эстетик яктан кабул итүне үстерүгә ярдәм итте. Әлеге чараның эчтәлеге, аның уеннары , биюләре, җырлары балаларда зур кызыксыну уятты.