ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2022 ел
якшәмбе

20 ноябрьдә Казан шәһәренең Җәүдәт Фәйзи исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә «Татарстан Талантлар Республикасы» конкурсы узды. 
 

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген Казанда 20 елга кадәр Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды. Безнең район спортчылары активында катнаш парлы разрядта бер алтын медаль( Шиһапова Камилә - Гадел Вәлимәхаметов парында), бер көмеш медаль (Азалия Мортазина белән Камилла Шиһапова) һәм ике бронза медальне район копилкасына Гадел Вәлимөхәммәтов, ялгыз разрядта һәм Вадим Толстяков белән бергә ир-атлар арасында парлы разрядта алып килде. Тагын бер бронза медальгә аз гына җитмәде, Камилла Шиһапова бронза өчен матчта Казан вәкиле Диана Галләмовага 2-3 исәбе белән оттырды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

2022 елның 20 ноябрендә "САБА - АРЕНА"  нигезендә Татарстан Республикасының Бадминтон Өметләре сайлап алу турының 4 нче туры үтте. Бәйгедә Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан 62 спортчы катнашты. Түбәндәге спортчылар чемпион һәм призерлар булдылар:
2010 - 2011 малайлар
1 урын - Галимуллин Рәсүл, Саба районы
2 урын - Степанов Денис, Кукмара районы
3 урын - Абдуллин Самир, Гайнутдинов Рәсүл (икесе дә Теләче районы)
2010 - 2011, кызлар
1 урын - Ксения Васильева (Кукмара районы)
2 урын - Саруханян Милена (Теләче районы)
3 урын - Мансурова Регина (Саба районы)
3 урын - Багирова Авеста (Кукмара районы)

2012 һәм кечерәк малайлар
1 урын - Идрисов Нияз (Саба районы)
2 урын - Рәхимов Адель (Саба районы)
3 урын - Кәримов Язнур, Шакуров Самат (икесе дә Саба районы)
2012 һәм кечерәк  кызлар
1 урын - Әхмәтшина Камила (Саба районы)
2 урын - Сафина Элина (Саба районы)
3 урын - Багирова Флорасы (Кукмара районы)
3 урын - Гилязиева Мәдинә (Теләче районы)

   Чемпионнарны һәм тренерларны призлы урыннары белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

18 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Минниханов катнашында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинары узды. Мәдәният йорты фойесында СССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Мы родом из СССР» дип исемләнгән күргәзмә оештырылган иде. Аннары Шәмәрдән авыл мәдәният йорты эшенең видеоязмасы тәкъдим ителде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәләр һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тарафыннан сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган «Атылган йолдызлар яктысы» дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Семинарда шулай ук Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең хор һәм тынлы оркестры катнашты. Чара бай эчтәлекле булды.

Тэги: Отдел культуры

 

Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

20 ноябрь 22 сәгатьтән 21 ноябрь 10 сәгатькә кадәр.

2022 елның 21 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

Бөтендөнья бала хокукларын яклау көне уңаеннан Эзмә авыл җирлеге башлыгы ваыйфаларын башкаручы Әхмәтов Райнур Гыйльфан улы катнашында "Минем хокукларым" дигән чара уздырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

19
ноябрь, 2022 ел
шимбә

Кеше хокуклары-ул үзе һәм аның тирәсендәге кешеләр яшәгән җәмгыять кагыйдәләре. Кешеләр җәмгыятьтә , тормыш тәҗрибәсе белән билгеләнгән , күп буыннарның гореф-гадәтләре салынган кагыйдәләр, йолалар буенча яшәргә тиеш.Шул чакта бу җәмгыятьтә акыл, гаделлек, вөҗдан һәм тәртип принциплары гамәлдә булачак. Җәмгыятьтә һәрбер кешенең хокуклары бар. Ләкин аларны башкаларның хокуклары бозылмаганда гына кулланырга мөмкин. Башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итү – һәр кешенең бурычы. 19 ноябрьдә Олы Кибәче авыл китапханәсендә кече Кибәче авыл клубы мөдире белән берлектә «Мин бала - минем хокукларым» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Аралашу барышында балаларның үз хокукларын  ни дәрәҗәдә белүләре ачыкланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Саба район китапханәсе)

2022 елның 19 ноябрендә Йошкар-Ола шәһәрендә I төбәкара балалар үзешчән иҗат «Чулпан» конкурсы узды,

Тэги: Мәдәният бүлеге

Ел саен, 19 ноябрьдә,РФ Президентының «РФ Кораллы Көчләрендә һөнәри бәйрәмнәрне һәм истәлекле көннәрне билгеләү турында»2006 елның 31 маендагы 549 номерлы Указы нигезендә, Россия Кораллы көчләренең истәлекле көне — ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне билгеләп үтелә.

Түбән Шытсу авылында КФХ "Хабибрахманов" үгезләр симертү крестьян фермер хуҗалыгы эшләп килә. 2019 елда алар грант отып үз эшләрен ачып җибәрделәр. Бүгенге көндә фермада мал тоту өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Хабибрахмановлар зур тырышлык белән алга атлыйлар.Хөкүмәтебез дә аларга хәер хаклы.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International