"Шытсу" командасы мини-футбол буенча район чемпионатында актив катнаша. Команданың чираттагы уены 23 ноябрьдә Кибәче командасына каршы булачак. Командага уңышлар телибез!
Түбән Шытсу авыл җирлеге командасы "Саба таңнары" призына үткәрелгән көрәш турнирында тулы составта катнашты. Команда 7 нче урынга лаек булды. Шәхси нәтиҗәдә Загидуллин Айнур 70 кг.үлчәүдә 3 нче урынга лаек булды. Шавалиев Инсаф 4 нче. Котлыйбыз!
Югары Шытсу мәдәният йортында балалар катнашында "Бердәмлектә көч" дип исемләнгән концерт булып узды. Тамашачаларга концерт бик ошады. Балалар һәм әти-әниләр бик канәгать калдылар.
Югары Шытсу авыл мәдәният йорты мөдире Шарифуллина Гөлнар һәм аның гаиләсе "Нечкәбил" конкурсының зона этабын уңышлы гына үтеп бүгенге көндә финал турына әзерләнә. Финал 26 ноябрь көнне Казан шәһәрендә булачак. Аңа уңышлар телибез.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә 2023 нче ел өчен үзара салым акчаларын җыю эше төгәлләнде. Барлыгы 418 600 сум акча тупланды. Әлеге акчаларга Югары Шытсу авылында юл ремонты һәм шулай ук зират коймаларын алыштыру, Түбән Шытсу һәм Елыш авылларында урам юлларын ремонтлау планташтырыла. Үз вакытында акчаларны тапшырганнары өчен авыл халкына рәхмәт белдерәбез.
В д.Верхние Шитцы завершен ямочный ремонт дороги по ул.Ленина. Работа выполнена за счет грантовых средств. Работу выполнил ООО "Рамазан".
В с.Нижние Шитцы и д.Елышево завершена работа по установке детских игровых площадок за счет грантовых средств. Работу выполнил ООО "ПМК 159".
Вблизи с.Нижние Шитцы продолжается строительство тепличного комплекса. Работу выполняет ООО "Сабино". Основной вид деятельности компании это выращивание овощей, бахчевых, корнеплодных и клубнеплодных культур, грибов и трюфелей.
Һәркемнең дә туган көне булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән. 18нче ноябрьдә Кыш бабай үзенең туган көнен билгеләп үтә. Кыш тылсымчысына ничә яшь икәне төгәл билгеле булмаса да, 2000 яшь чама-сы дигән сүзләр йөри. Кыш бабайның туган көн датасын балалар уйлап тапкан, чөнки нәкъ менә бу көнне Кыш бабайның биләмәсе Великий Устюгта чып-чын салкыннар башлана, кыш хакимлек итә башлый.1999 елдан бу шәһәр рәсми төстә Россия Кыш бабайның ватаны дип йөртелә. 18нче ноябрь көнне Саба район балалар китапханәсе Саба гимназиясенең 1 “Б” сыйныф укучылары белән (сыйныф җитәкчеләре Мирзагаләмова Д.Ф.) Кыш бабайның туган көнен билгеләп үттеләр. Укучылар китапханәчеләрдән Кыш бабайның кайда яшәгәнен, нәрсә яратканын, кем аңа ярдәм иткәнен һәм башка бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр. Укучыларны иң сөендергәне Кыш бабайның уйламаганда килеп керүе. Кыш бабай Байлар Сабасы бистәсенең мәйданындагы матур чыршыны карарга килгән җирдән, Саба район балалар китапханәсендә аның туган көнен билгеләп үткәннәрен белеп кергән икән. Укучылар Кыш бабайга матур теләкләр теләделәр, “Ак калач” җырын җырладылар. Кыш бабайда буш кул белән килмәгән, китапханәгә матур гына бәләкәй чыршы белән уенчыклар һәм укучыларга тәмле тәм-томнар алып килгән.
Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Туган авылым – Килдебәк" исемле әңгәмә үткәрделәр