6 декабрьдә безнең балалар район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган «Без барыбыз да бертигез» концертында катнаштылар.
2022 елның 5-6нчы декабрь көннәрендә Саба муниципаль районында гомуми белем бирү мәктәп командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының дивизион этабы узды.
"Шоудаун" дип аталган уенны сукырлар уйлап тапкан. Бу өстәл теннисы һәм хоккей симбиозы. Туп өстәлгә якынлаша башлагач тавыш чыгара , һәм бу тавыш уенчыларга үз капкаларын һөҗүмнән сакларга ярдәм итә.
6 декабрьдә Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты социаль хезмәт алучы 1975 елгы Игорь Курчаев , Шәмәрдән бистәсендә, күрү буенча инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча турнирда катнашты. Игорь күрмәүчеләр өчен "Showdown"теннисында катнашты. Ул бу конкурста өченче ел катнаша. Бүген ул катнашкан өчен чираттагы грамотасын һәм мактаулы урын алды.
9нчы декабрьдә илебездә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 6нчы декабрь көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре балалар китапханәсе белән берлектә “Брейн – ринг” дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрделәр. Уенда Саба гимназиясенең 11нче "А" һәм "Б" сыйныф укучылары катнашты. Уен 5 өлештән торды, һәр өлешендә 4 сорау, укучылар аларга 1 минут эчендә җавап бирергә тиешләр иде, дөрес җавап өчен командага баллар бирелде. Укучылар сынатмадылар, бирелгән сорауларга актив җавап бирделәр.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
"Саба муниципаль районы, Байлар Сабасы ш.т.б-дә биологик чистарту корылмалары төзелеше» буенча киңәшмә
Инвалидлар декадасы- мөмкинлекләре чикле кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә кабаттан искәртү. Һәрберебез мөмкинлекләре чикле кешеләргә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтә ала. Билгеле булганча, инвалидларның бер проблемасы- аралашу җитмәү. 6 декабрь көнне Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен туган якны өйрәнү музеенда агач кашыклар язу буенча мастер-класс үткәрелде. Музей хезмәткәрләре Саба районының сувенирлары турында сөйләделәр, катнашучылар кызыксыну белән бизәкләрне карый алдылар, агач эшләнмәләрне язу ысуллары турында белделәр. Һәр катнашучы эшкә җаваплы карады, һәм мөмкин кадәр матур итеп башкарырга тырышты.
3-4 декабрь көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар булып узды.
Саба районы чигендә юл билгесен урнаштыру өчен территорияне планлаштыру