1 августта Бигэнэй авыл мәдәният йортында "Татарстанда җәй" масштаблы мәдәни проекты кысаларында оештырылган "Җәйге каникуллар" дип исемләнгән искиткеч балалар концерты узды.
Сатыш авылының Матросов урамындагы күперне ремонтлау эше башкарыла Күпер вакытлыча автомобиль хәрәкәте өчен ябык, альтернатив маршрут буенча әйләнеп узу оештырылган. Эшне "Базовый проект" ҖЧҖ подрядчысы башкара.
Сатыш авылы мәдәният йорты янында Сатыш мәдәният йорты , Тенеки, Түбән Шытсу, Йосыф- Алан, Елыш авыл мәдәният йорты мөдирләре һәм Сатыш авылы үзешчән халык иҗаты әгъзалары белән берлектә урам концерты булды. Халык һәм кунаклар өчен ике сәгатьлек "Моннар кайтсын авылга" программасы әзерләнде. Сатыш авылы халкы артистларның һәр номерын җылы каршы алды, көчле алкышлар белән сәламләде. Концерт азагында авыл халкы барлык катнашучыларга да үзләренең чыгышлары өчен рәхмәт белдерде.
Мичән авыл җирлегендә 2025 елда гражданнарның үзара салымы хисабына эшләр дәвам итә. Иске Мичән авылында Нагорная урамында гражданнарга үзара салым буенча республика программасы хисабына каты өслекле юл салына башланды. "Рамазан" ҖЧҖ үз эшен сыйфатлы башкарыр дип өметләнеп калабыз.
04 август көнне, Иләбәр авыл клубында балалар өчен "Күңелле ял итәбез" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.
1 август көнне Әлмәт шәһәрендә , "Әйдә ШаяРТ" Каракуз җәйге фестивале узды.
2 август көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Татарстанда җәй» проекты кысаларында, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап, Олы Шыңар авылы халкы өчен кич утыру оештырдылар. Бу юлы Һади Такташ урамында яшәүчеләр җыелды, халыкта бу урамны - «Арт урам» дип йөртәләр.
Кич утыру - нәселдән килгән халык йолаларының берсе, ул кешеләрне берләштерә, күршеләргә, кунакларга һәм авыл халкына җәйге җылы кичләрдә аралашырга мөмкинлек бирә. Авылдашлар бу очрашуны түземсезлек белән көттеләр, табын әзерләделәр, самавырдан чәй эчтеләр, авылдашларының тормышыннан кызыклы вакыйгаларны, яшьлекләрен искә төшерделәр. Бу вакытта балалар урам уеннары уйнадылар, спорт ярышларында катнаштылар, өлкәннәр гармунга авыл көйләрен җырладылар, "Наза", "Түгәрәк уен", "Йөзек салышлы" уеннарын уйнадылар. Бәйрәм күңелле узды, барысы да канәгать калды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Бүген, 04 август көнне, Иләбәр авыл клубында балалар өчен "Күңелле ял итәбез" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.