"Күңелле ял итәбез"

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Бүген, 04 август көнне, Иләбәр авыл клубында  балалар өчен "Күңелле ял итәбез" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Балалар төрле уеннарда катнаштылар, җырлап-биеп ял иттеләр, һәрберсе бүләкләр алдылар. Өстәвенш тәмле пылау белән дә сыйландылар. Оештыручылар балаларга шундый күңелле ял итәргә мөмкинлек тудырган спонсорлар: Зарипов Айнур, Заһидуллин Данис, Зарипов Алмаз, "У Амира", "Азино", "Ихлас" кибете хуҗаларына  рәхмәтләрен җиткерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International