Сатыш авылы мәдәният йорты янында Сатыш мәдәният йорты , Тенеки, Түбән Шытсу, Йосыф- Алан, Елыш авыл мәдәният йорты мөдирләре һәм Сатыш авылы үзешчән халык иҗаты әгъзалары белән берлектә урам концерты булды. Халык һәм кунаклар өчен ике сәгатьлек "Моннар кайтсын авылга" программасы әзерләнде. Сатыш авылы халкы артистларның һәр номерын җылы каршы алды, көчле алкышлар белән сәламләде. Концерт азагында авыл халкы барлык катнашучыларга да үзләренең чыгышлары өчен рәхмәт белдерде.