ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.

15 март көнне Тубән Шытсу балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләм телен үстерү" дигән темага тәрбиячеләр өчен семинар үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2023 елның 14-15 мартында "Нарат" спорт комплексында  Р.Ф. Сәйфуллина академиясе тренерлары хоккей буенча мастер - класс үткәрделәр.

Безнең мәктәп спортчылары Зәйниев Айназ (тренер Зарипова Гульнара Хамитовна) һәм Хаҗиев Исмалга (тренер Волков Дмитрий Леонидович) бадминтон буенча «Спорт мастерына кандидат» спорт разряды бирелде. Сезне лаеклы бүләгегез белән котларга һәм тормыш юлындагы һәм спорттагы киртәләрне җиңел генә җиңеп, һәрвакыт җиңү юнәлешендә хәрәкәт итәргә, «Спорт мастеры» дигән кадерле исем алырга дигэн теләгебезне белдерэбез. Барлык хыялларыгыз һәм теләкләрегез тормышка ашсын!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

   Байлар Сабасы бистәсенең "Гимназия“ базасында Саба муниципаль районының «яшь сайлаучылар клубы» ның оештыру утырышы узды.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

«Җылылык белән тәэмин итү турында» 27.07.2010 № 190-ФЗ Федераль Законына, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәяләр булдыру турында» 22.10.2012 № 1075 карары, Россия Федераль салым хезмәтенең «җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәяләр билгеләү турында» 13.06.2013 № 760-э боерыгы нигезендә җылылык белән тәэмин итү өлкәсе, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 30.06.2004 no 331 карары белән расланган Федераль монополиягә каршы хезмәт турында нигезләмә белән Россия Федераль монополиягә каршы хезмәт тарифларны көйләүне мониторинглый.

15 март көнне Тимершык авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар һәм өлкәннәр белән Тимершык  авылында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрү өчен бүләкләр  җыю оештырдылар. Бүләкләр, ярмалар, кәнфитләр күп җыелган иде. Барлык авылдашлар 19 март көнне Тимершык авылы мәдәният йортында узачак бәйрәмгә чакырылды. Җыелган бүләкләр бәйрәмдә катнашучыларга тапшырылачак.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

15 март көнне Мичәнбаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинар-кинәшмәсе югары дәрәжәдә әзерлекле узды. Семинарда клуб берләшмәләренен эшчәнлеге яктыртылды: Р.Сәетгәрәевның “Тәүбә йорты” спектакеленнән өзек сәхнәләштерелде һәм балалар, яшьләр катнашында матур, узенчәлекле концерт программасы тәкъдим ителде. Уллары махсус хәрби операциядә катнашучы аналар хөрмәтләнде. Мичәнбаш авыл клубының эшчәнлегенә отчет-анализ ясалды. Мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Фидаил улы мәдәният булегенен алга куелган бурыч- максатлары белэн таныштырды, эшчәнлеккә курсәтмәләр бирде. Киңәшмә югары дәрәҗәдә узды. Клуб мөдире Гаврилова Альбина Борис кызына зур алга таба да иҗади уңышлар телибез!

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

12 март көнне Мичанбаш авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Әлеге чарага авыл клубы тарафыннан авылдашлары өчен котлау хатлары конкурсы игълан ителде. Концерт барышында җиңүчеләр билгеләп үтелде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук "Зәңгәр шәл"спектакленнән өзек куелды. Яраткан әниләр , әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен үзешчән сәнгать башкаруында музыкаль котлаулар яңгырады.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

   Пенза шәһәрендә 12-15 март көннәрендә «Буртасы» спорт сараенда өстәл теннисы дисциплинасында терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр спорты буенча Россия чемпионаты узды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International