Мичанбаш авылы мәдәният йортында бәйрәм концерты узды.

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

12 март көнне Мичанбаш авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Әлеге чарага авыл клубы тарафыннан авылдашлары өчен котлау хатлары конкурсы игълан ителде. Концерт барышында җиңүчеләр билгеләп үтелде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук "Зәңгәр шәл"спектакленнән өзек куелды. Яраткан әниләр , әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен үзешчән сәнгать башкаруында музыкаль котлаулар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International