ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2023 ел
җомга

Бүген, 17 март көнне, “Балачак” балалар бакчасында “Пышылдау көне” билгеләп үтелде

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

     Байлар Сабасы бистәсендә кулланучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатында яңа сәүдә нокталары һәрдаим ачылып тора.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

          18 сәгатьтән. 17 марттан 18 сәгатькә кадәр. 2023 елның 18 марты 

        2023 елның 17 марты кичендә, 18 марты төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә:

кыска вакытлы буран, күрү мөмкинлеге 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак начарлана, томан; 15 м/с кадәр көчле җил; юлларда көчле бозлавык, кар кашы.

16 март көнне Саба  мәдәният йортында тәрбияне үстерү Стратегиясен үтәү, укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру процессында гомуми һәм өстәмә белем бирүне интеграцияләү максатыннан, Саба районы мәгариф оешмаларында белем алучы укучылар өчен, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле бик матур, эчтәлекле концерт программасын тәкъдим итте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

«Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре Галимова Резеда үз эшендә “Библиотерапия” технологиясен куллана.

Бүген авыл китапханәсендә тәрбияләнүчеләр белән кызыклы, эчтәлекле китап укыдылар.

Уртага салып укылган китап турында фикер алыштылар, олы яшьтәге кешегә үзен генә түгел, шәхси проблемаларны һәм борчуларны да тулысынча аңларга, үз сорауларына җавап табарга ярдәм итә.

Социаль фондның (ПФР һәм Саба районы ФСС) яңа телефон номерлары:

Шекше авыл җирлегендә язгы су басу чорына чаралар

Тэги: Шекше авыл җирлеге

«Саба РҮХ» ДАССОның эпидемиологик мәсьәләләр буенча баш табиб урынбасары Фәттахова Резеда Зөфәр кызы белән С гепатитыннан саклану ысуллары һәм таралу мәсьәләләре буенча әңгәмә.

  16 март көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге “Гаилә белеме” курсы буенча, Эзмә урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучыларын каршы алды. Гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт һәм гашыйк булу, үзара мөнәсәбәтләрнең төп кагыйдәләре турында әңгәмәне ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлнар Шафикова үткәрде.

“SabaBalahoner” муниципаль программасы кысаларында “Балачак” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм финансист һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштылар. Уен форматында алып барылган очрашудан балалар бик канәгать калдылар. Керем һәм чыгымның ни икәнен гаилә бюджеты аша белделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International