“Балачак” балалар бакчасында “Пышылдау көне”

2023 елның 17 марты, җомга

   Бүген, 17 март көнне, “Балачак” балалар бакчасында “Пышылдау көне” билгеләп үтелде. Кунакка килгән клоун уртанчылар төркеме балалары белән пышылдап әңгәмә үткәрде. Балалар пышылдауның ишетелер-ишетелмәс, тавыш чыгармыйча диярлек сөйләшү икәнен белделәр, бергәләп “Чукрак телефон”, “Крокодил” уеннары уйнадылар. Әлеге үзенчәлекле бәйрәм балаларның күңеленә хуш килде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International