16 март көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге “Гаилә белеме” курсы буенча, Эзмә урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучыларын каршы алды. Гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт һәм гашыйк булу, үзара мөнәсәбәтләрнең төп кагыйдәләре турында әңгәмәне ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлнар Шафикова үткәрде.
Балалар шулай ук ЗАГС бүлеге белән бер бинада эшләүче “Минем документлар” Дәүләт хезмәтләре үзәге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегенең “Миграция мәсьәләләре бүлеге” һәм “ЮХИДИ бүлеге” эшчәнлеге белән дә таныштылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.