Байлар Сабасы бистәсендә кулланучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатында яңа сәүдә нокталары һәрдаим ачылып тора. Шундыйларның берсе З.Йосыпов урамы, 9нчы йорт адресы буенча урнашкан сәүдә йортында ачылды. Ул – ит ризыклары тәкъдим итүче, шәхси эшмәкәр Марданова Л.М. Күрше Кукмара районының Олыяз авылында эшчәнлек алып бара элеге эшмәкәр. Биредә күптөрле әзер продуктлар да, ярымфабрикатлар да сатып алырга була.