9 апрель Космонавтика көненә Юлбат мәдәният йорты мөдире «12 апрель Космонавтика көне» - стена газетасын чыгарды һәм тематик күргәзмә оештырды.
9 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре «Алга, космоска!» - дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Бүген без балалар белән аларның фантазияләрен кәгазьдә тормышка ашырдык һәм рәсемнәребезне «Чиксез Космос» Бөтенроссия балалар иҗат эшләре конкурсына җибәрдек.
8-9 апрель көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Мәскәү, Түбән Кама, Казан, Вятка Аланы шәһәрләреннән, Тукай районыннан һәм Чувашия республикасыннан килгән спортчылар көч сынашты.
Урта Нырты авыл клубында Ифтар ашы үткәрелде. Ифтар ашының төп иганәчесе, башлап йөрүчесе Зиятдинов Рифат Габделфәт улы. Аллаһка мең шөкер. Авылдашларын зур, догалы, саваплы өстәл артына җыюы бик әйбәт гамәл.
Олы Нырты авыл китапханәсендә «Безнең матбугат - барлык мәнфәгатьләргә»дигән вакытлы матбугат көне узды. Бу көнгә шул ук исемдәге күргәзмә рәсмиләштерелгән. Күргәзмә өчен вакытлы матбугатны укучыларның ихтыяҗларыннан һәм өлкән яшьтәге кулланучыларның кызыксынуларыннан чыгып сайланды.
Чабья Чурчи авыл клубының Олы Нырты авыл китапханәсе Чабья Чурчи авыл клубы мөдире белән берлектә « Без кошлар турында нәрсә беләбез»дигән уен-викторина үткәрделәр. Чара барышында балалар үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар: нинди кошлар безгә яз көне очалар, ә кайсылары безнең белән ел әйләнәсе яшиләр. Китапханәче балаларны кошлар дөньясы белән таныштырды, шулай ук кошлар тормышыннан кызыклы фактлар, аларның кешегә нинди файда китерүләре турында китапханә фондыннан китапларга тематик күзәтү үткәрде.
Олы Нырты авыл җирлеге хезмәткәрләре шимбә өмәсендә катнашалар.
11 апрельдә ел саен Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне билгеләп үтелә, ул 1945 елның 11 апрелендә Бухенвальд концлагеры тоткыннарының интернациональ күтәрелеше истәлегенә билгеләнгән.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бу истәлекле дата хөрмәтенә социаль хезмәтләр алучыларга «Азатлыкка өмет белән» темасына документаль фильм күрсәтелде.