ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

    2023 елның 10 апрелендә Саба районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре үзәккә килүчеләр өчен укыту чарасы үткәрделәр.

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе оешканга 25 ел

    2023 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин ......

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе оешканга 25 ел

Төзүчеләр урамындагы 5 нче йортта яшәүчеләр «Гомуми район өмәсендә " актив катнаштылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.

2022 елда мэдэният хезмәте күрсәтү олкәсендә,  барлык юнәлешләрдә эшләү  нәтиҗәләре буенча Кече Шыңар мәдәният йорты иң яхшысы дип табылды һәм Гран-при га лаек булды. Күчмә кубок 2 нче елга  калды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре, оешма рәисе Ш.Ә.Сөнгатов җитәкчелегендә,  “Саба таңнары” район газетасына язылып кайттылар. Редакцияда урак өсте башланган көннәр, 2023 елның икенче яртыеллыгы өчен язылу кампаниясы башланып китте. Моның шулай икәненә редакцияда булган безнең хезмәткәрләр дә игътибар итте. Алар шулай ук Матбугат музеенда булдылар. Газетаның баш мөхәррире Р.Г.Исмәгыйлев тарафыннан кызыклы тарихи фактлар һәм экспонатлар белән таныштыру оештырылды.

Шәмәрдән авыл җирлеге зиратында 2023 елның 8 апрелендә агач кисү оештырылды. Бу эшне оештырган өчен Тапайкин Валерий Васильевичка һәм актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Бүгенгесе көндә тарихи һәйкәлләргә игътибар артты, бигрәк тә бу безнең туган ягыбызда нык сизелә. Һәрбер кеше өчен үз халкы тарихында мөһим булган вакыйгаларны искә алу зур әһәмияткә ия. Тарихи һәйкәлләренең роле язучыларның күпсанлы әсәрләрендә дә күзәтелә. Саба туган якны өйрәнү музеенда «Туган якны өйрәнүчеләр» клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышы «Саба районының тарихи урыннары һәм һәйкәлләре» темасына уздырылды. Чара барышында катнашучыларга Өтернәс шәһәрчеге, Эзмә авылының иске зиратындагы борынгы кабер ташы, Завод-Нырты авылындагы бакыр эретү заводы, тагын күп кенә истәлекле урыннар турында сөйләнелде.  Безнең районда күп кенә тарихи урыннарның барлыгы искә төшерелде, халкыбыз тарихы битләрендә мөһим урын биләп торуы искәртелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Санитар-экология икеайлыгы  кысаларында  Олы Шыңар авыл җирлегендә  өмәләр  оештырылды. Бюджет учреждениеләре үз территорияләрен  чистарттылар, агачлар агартылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә ат спорты комплексы бинасын (Манеж) реконструкцияләү

Тэги: окс

Шәмәрдән авыл җирлегендә территорияләрне чистарту буенча чаралар оештырылды. Шәмәрдән башкарма комитеты коллективы әлеге чарада актив катнашты.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International