12 апрельдә Сабай авылында яшәүче хатын-кызлар мәчет бинасын һәм аның тирәсендәге территорияне җыештырдылар.
12 апрель көнне Рамазан аенда Тимершык авылы мәдәният йортында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтарны авылыбыз эшмәкәрләре- иганәчеләре Дамир Исмагыйлев һәм Эльмир Ибрагимов үткәрделәр. Авылның яше, карты , килгән кунаклар Мөхәмәтҗанов Дамир хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлады.Киләчәктә дә туган авылыбызда шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч матур тормышта яшәргә язсын.
Районның пенсия һәм социаль страховка Фонды белгечләре Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләрен пенсия һәм социаль түләүләрнең кайбер формалары белән таныштырдылар. Балалы гаиләләргә нинди түләүләр каралган, пенсия түләү тәртибе, күп балалы аналарга һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гражданнарга социаль түләүләр һәм пенсияләр – шундый сорауларга хезмәткәрләр бүген әңгәмә барышында җаваплар ала алдылар.
Олы Кибәче авыл җирлеге территориясендә чүп җыю бара. Санитар-экологик икеайлык кысаларында 20 куб. м чүп җыелып, полигонга китте.
Байлар Сабасында 13 апрельдән өстәл теннисы буенча ФНТР команда чемпионатының 4 туры башланды. Чемпионатта барлыгы 18 команда : Чуваш Республикасы, Татарстан Республикасы, Липецк, Свердловск, Оренбург, Калуга, Самара, Ивановск, Ленинград, Мәскәү өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Коми Республикасыннан, Мәскәү шәһәреннән 4 команда һәм Санкт-Петербургтан 2 команда катнаша. Барлык спортчыларга һәм ярышларда катнашучыларга уңышлар телибез!
"Саба "йөзү бассейны хезмәткәрләре ГТО нормативлары комплексын үтәделәр. Алар яхшы физик әзерлек күрсәттеләр, һәм күпләре ВФСК ГТОның алтын һәм көмеш отличие билгесенэ башкардылар.
Олы Кибәче авыл җирлеге басуларында язгы кыр эшләре бара. ҖЧ "Саба" җәмгыятенең Кибәче бригадасы механизаторлары басуларны язгы чәчүгә әзерли.
12 апрель көнне Юлбат мәдәният йортында авыл мәчетенең имам-хатыйбы белән «Иман нуры иңсен күңелләргә» дип исемләнгән дини кичә узды. Ифтар тантанасы Коръән аятьләрен уку һәм Рамазан ае уңаеннан дога кылудан башланды. Имам-хатыйб Фаил Данил улы үзенең вәгазьләрендә мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһ алдындагы бурычларыбыз турында сөйләде. Ул шулай ук әхлак, рухи чисталык, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләре һәм традицион кыйммәтләр турында сөйләшү урын алды. Чарага җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнарыннан канәгать булырга, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә диннең роле турында да сөйләде. Мөселманнар авыз ачу йоласын үтәгәннән соң, бергәләп намаз кылдылар. Чара бай өстәлләр артында аралашу һәм зур ифтар белән тәмамланды. Төп иганәчеләребез Абдуллин Фәннүр, Ильшат һәм Ирек Төхвәтуллиннар гаиләләренә ифтарны оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен аерым рәхмәт белдерәбез. Шулай ук ифтарны оештыруда булышкан Тенеки авыл клубы мөдире һәм ярдәм иткән авылдашларыбызга савабы булсын, догаларыбыз кабул булсын дип калабыз.
Байлар Сабасы бистәсенең Төзүчеләр урамындагы юл-урам челтәренең асфальт-бетон япмасын ремонтлау