Дини кичә «Иман нуры иңсен күңелләргә»

2023 елның 14 апреле, җомга

12 апрель көнне Юлбат мәдәният йортында авыл мәчетенең имам-хатыйбы белән «Иман нуры иңсен күңелләргә» дип исемләнгән дини кичә узды. Ифтар тантанасы Коръән аятьләрен уку һәм Рамазан ае уңаеннан дога кылудан башланды. Имам-хатыйб Фаил Данил улы үзенең вәгазьләрендә мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһ алдындагы бурычларыбыз турында сөйләде. Ул шулай ук әхлак, рухи чисталык, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләре һәм традицион кыйммәтләр турында сөйләшү урын алды. Чарага җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнарыннан канәгать булырга, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә диннең роле турында  да сөйләде. Мөселманнар авыз ачу йоласын үтәгәннән соң, бергәләп намаз кылдылар. Чара бай өстәлләр артында аралашу һәм зур ифтар белән тәмамланды.  Төп иганәчеләребез  Абдуллин Фәннүр, Ильшат һәм Ирек Төхвәтуллиннар гаиләләренә ифтарны оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен аерым рәхмәт белдерәбез. Шулай ук ифтарны оештыруда  булышкан Тенеки  авыл клубы мөдире һәм ярдәм иткән авылдашларыбызга савабы булсын, догаларыбыз кабул булсын дип калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International