Сатыш авыл җирлегендә «Саба» ҖЧҖнең «Сатыш» бригадасы кырларыннан бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре таш җыюда катнаштылар.
Бөек Җиңунең 78 еллыгы якынлаша. Бәйрәм көне якынлашканда район җитәкчелеге тыл ветераннарын күчтәнәч белән сөендереп, бәйрәм теләкләрен җиткерәләр. Бүгенге көндә авыл җирлегендә 15 тыл ветераны яши. Ветераннарны котлауда авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаил Фәһим улы һәм финанс- бюджет палатасы җитәкчесе Сөнгатов Шәмсүн Әкбер улы катнашты.
"Саба үзәк район хастаханәсе" ДАСУ
3 нче май көнне КФУ Инженерлар лицее базасында зурлар категориясендә «Кулибины XXI века» Республикакүләм олимпиадасы булып үтте.
Электр линиялэрен ремонтлау сәбәпле 2023 елнын 04 маенда сәгать 8:30 дан 13:00 хәтле Новая, Дуслык урамнарында, Совет урамы 1-30 йортларда, Ленин урамы 1-45 йортларда электр энергиясе белән тәэмин итуне туктатып торуны планлаштырабыз. Килеп туган унайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.
"Саба үзәк район хастаханәсе" ДАСУ
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары, Саба районының «Җиңү волонтерлары» белән берлектә, Җиңү бәйрәме кысаларында, өйдә социаль хезмәтләрдән файдаланучы гражданнар өчен котлау открыткалары ясадылар. Әлеге чараның төп максаты- илебез геройлары белән горурлану, аларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 2 май көнне Килдебәк авыл китапханәчесе «Роспись деревянной броши» исемле мастер-класс оештырды.
Башта балалар беренче брошкаларның тарихы белән, шулай ук акрил буяулар белән рәсем ясау техникасы белән таныштылар. Мастер-класс күңелле формада узды. Аларның һәрберсе үз куллары белән кабатланмас брошкаларны буядылар.
Эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп, буяу эшләрен яратып башкарды.
Балалар иҗат дөньясына чумдылар, алар үзләренә ошаган брошканың формасын сайлап, үзләренең эксклюзив бизәкләрен булдыра алдылар.
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү:
2023 елның 3 май 18.00 сәгатьтән 4 май 18.00 сәгатькә кадәр
4 май көнне төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с көчле җил һәм яшен көтелә.