ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Электр линиялэрен ремонтлау сәбәпле 2023 елнын 05 маенда сәгать 13:00 дан 16:00 хәтле   Төзүчеләр урамы 1, 2, 3, 5, 5“А", 5  "Б", 7, 9, 11 йортларда, З. Юсупов урамы 5, 11, 13, 13" А", 13" Б" 15, 15"А", 17, 17" А" , 19, 19 "А" йортларда, Мәктәп урамы 46" А" йортларында электр энергиясе белән тәэмин итуне туктатып торуны планлаштырабыз. Килеп туган унайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

Явлаштау авылы яшьләре  үзләренең тамашачыларына Данил Салиховның “Кызлар капкыны” дип исемләнгән ике пәрдәле комедиясен тәкъдим иттеләр. Спектакль җылы атмосферада, тулы залларда, көчле алкышлар астында узды. Яшьлэребезгә  яңадан яңа иҗади уңышлар телибез.

    Безнең спорт мәктәбе 3 елдан артык эшли. Бу еллар дәвамында мәктәп үзенең аерым тормышы белән яши, үз тарихын яза, яңа традицияләрне булдыра.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Мөселман кешесе яшәгән һәр йортта дисбе бар.Аны безнең әби-бабаларыбыз хөрмә жимеше төшеннән ясаганнар.Ә бүгенге көндә дисбе тезүнең бик күп төрле алымнары бар.Шушы яңа алымнарны кулланып, Явлаштау авыл китапханәсендә Ә.Каримуллин исемендәге Саба үзәк китапханә кызлары дисбе тезү буенча мастер-класс уздырдылар.Тезү тәртибе,төсләрне дөрес сайлау турында сөйләделәр.Балалар бу эшне бик яратып башкардылар,һәркайсының үз төсе,үз зәвыгы.Нәтижәдә бик матур дисбеләр барлыкка килде. Мастер-класста барлыгы 26 кеше катнашты.

Бөек Җиңү көненә багышлап, "Бердәм Россия" партиясе исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Хаҗиәхмәт абыйга авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин пакет тапшырды. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ООО"Саба" Кибэче булегендэ су сибуне сынау.

Сатыш авылында урнашкан Бөек Ватан сугышында һаләк булган ветераннар хөрмәтенә ясалган һәйкәлгә ремонт ясалды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан 1май көнне Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Төсле бәйрәм” дип исемләнгән йомырка жыю бәйрәме оештырдылар.Бу традиция узган 2022 елда Яшьләр урамыннан башланып жибәрелгән иде, ә быел Г.Жәлилов урамында дәвам ителде.Балаларны һәр гаилә матур итеп каршы алды: төрле төстәге йомыркалар, конфет-печеньелар һәм башка тәм-томнар өләштеләр. Авылыбызның түбән очында яшәүче бердәм апаларыбыз урамнарны шарлар белән бизәп,өстәлләр әзерләп каршы алдылар.Төрле хәрәкәтле уеннар уйнатылды.Шундый йолаларыбызны саклап калсак балалар милли гореф гадәтләребезне онытмаслар,дәвам итәрләр дип ышанып әйтергә була.

 

«Балкыш» -(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә «Георгий тасмасы» акциясе узды. 

“Хәтер бакчасы" табигатьне саклау акциясе кысаларында Сатыш авыл җирлегенең барлык бюджет учреждениеләре агач утыртуда катнаштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International