Дисбе тезү буенча мастер-класс

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Мөселман кешесе яшәгән һәр йортта дисбе бар.Аны безнең әби-бабаларыбыз хөрмә жимеше төшеннән ясаганнар.Ә бүгенге көндә дисбе тезүнең бик күп төрле алымнары бар.Шушы яңа алымнарны кулланып ,Явлаштау авыл китапханәсендә Ә.Каримуллин исемендәге Саба үзәк китапханә кызлары дисбе тезү буенча мастер-класс уздырдылар.Тезү тәртибе,төсләрне дөрес сайлау турында сөйләделәр.Балалар бу эшне бик яратып башкардылар,һәркайсының үз төсе,үз зәвыгы.Нәтижәдә бик матур дисбеләр барлыкка килде. Мастер-класста барлыгы 26 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International