Төсле бәйрәм

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан 1май көнне Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Төсле бәйрәм” дип исемләнгән йомырка жыю бәйрәме оештырдылар.Бу традиция узган 2022 елда Яшьләр урамыннан башланып жибәрелгән иде, ә быел Г.Жәлилов урамында дәвам ителде.Балаларны һәр гаилә матур итеп каршы алды: төрле төстәге йомыркалар, конфет-печеньелар һәм башка тәм-томнар өләштеләр. Авылыбызның түбән очында яшәүче бердәм апаларыбыз урамнарны шарлар белән бизәп,өстәлләр әзерләп каршы алдылар.Төрле хәрәкәтле уеннар уйнатылды.Шундый йолаларыбызны саклап калсак балалар милли гореф гадәтләребезне онытмаслар,дәвам итәрләр дип ышанып әйтергә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International