ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2023 ел
сишәмбе

    Контроль (күзәтчелек) һәм рөхсәт бирү эшчәнлеге өлешендә дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмати кампанияне гамәлгә ашыру максатыннан, сез түбәндәге адрес буенча урнашкан методик киңәшләр, материаллар һәм медиафайллар белән таныша аласыз: https://disk.yandex.ru/d/-9hR7QBDr967lw 

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме-"Сабантуй"үткәрелде. Бәйрәм башында тәрбиячеләр балаларны татар халкының гореф-гадәтләре ,бәйрәмнәре белән таныштырып үттеләр. Соңыннан балалар туган як, сабантуй турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар тыңладылар , биеделәр. «Капчык киеп  йөгерү», «кашыкка йомырка салып  йөгерү», «чүлмәк вату» һәм башка шундый кызыклы ярыш- уеннарда катнашып күңел ачтылар. Әлеге милли бәйрәмебез - Сабантуй  балаларда  иң якты тәэсирләр калдырды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

РФ Хөкүмәте сайтында дәүләт ярдәме чараларында ориентлашырга ярдәм итүче анкета рәвешендә навигатор эшли башлады.

11 июнь көнне Сатыш авылы янындагы болында авыл халкы һәм авыл җирлеге кунаклары милли бәйрәмебез- Сабан туен билгеләп үттеләр. Бәйрәм традицион ярышлар һәм күңелле конкурслар белән үрелеп барды. Халык өчен концерт программасы белән авыл халкы һәм мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Бәйрәмнең кульминациясе булып Көрәш буенча баш батырны билгеләү торды. Киеренке көрәштән соң, Сабантуйның абсолют батыры булып Маннанов Динар Хаҗинур улы калды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

3 июнь көнне Сатыш, Аккүл-Бигәнәй, Казанче-Бигеней, Мамалай, Чәбки-Саба  авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

17 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре “Хыял” мәктәп яны лагере белән берлектә «Милли бизәкләрдә - халкым тарихы» исемле танып-белү сәгате үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

17 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре зарарлы гадәтләрне кисәтүгә багышланган «Сәламәтлек өчен 100 киңәш" дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Саба муниципаль районы Байлар Сабасы бистәсендә юл-урам челтәренең асфальт-бетон япмасын чокырдан ремонтлау

Тэги: окс

12 июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтте. Бу вакыйга уңаеннан Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 14 июнь көнне «12 июнь – Россия көне» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр һәм стена газетасын чыгардылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

"Рыбно-Слободский Универсалстрой" ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан Шәмәрдән авылында Молодежная урамындагы 5а номерлы күпфатирлы йортның подъездына ремонт ясала

Тэги: окс

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International