Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет тарафыннан, 2021 елда, учреждениеләрне 100 процент колачлау белән, Саба муниципаль районында мәдәният һәм мәгариф оешмаларының хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрелде.
"Лесные тропы" ачык эндуро тренировкалар
22 июньдә Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан агымдагы елның 22 июнендә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә Бөек Ватан сугышы һәйкәле янында Хәтер көне узачак. Барлык җитәкчеләр дә чакырыла. Үзең белән ике канәфер һәм шәм алып киләсе.
Җыелу вакыты 17:30, Мәңгелек ут янында.
Сабабаш авылындагы участокны җыештыру (чистарту) эшләре.
Бүгенге көндә Аккүл-Бигәнәй авылында күпер реконструкцияләү эшләре бара.
Мамалай авылында суүткәргеч төзү буенча эшләр алып барыла. "Саба МПП ТКХ"АҖ хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.
Бөек Петр күренекле дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. Бөтен Русь патшасы титулын йөрткән соңгы хаким һәм Бөтенроссия императоры титулын кабул иткән беренче хаким (1721 елдан). Аның реформаторлык эшчәнлеге хәзерге Россия дәүләтенә нигез сала, ә актив тышкы сәясәт Россияне континентның әйдәп баручы дәүләтләренең берсенә әйләндерә. Петр I туган көне уңаеннан Сатыш авылы музей-мәдрәсәсе хезмәткәрләре балаларга видео презентация күрсәттеләр.
Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Табигать бүләкләренең дәвалау мөмкинлекләре»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Катнашучылар файдалы мәгълүмат белән таныштылар , безнең өчен иң гадәти үсемлекләрнең бик күп авыруларны дәвалаганда алыштыргысыз булуын белделәр. Китап күргәзмәсендә дару үләннәре турында әдәбият тәкъдим ителде. Соңыннан катнашучылар викторинада катнаштылар һәм үсемлекләр турында табышмаклар чиштеләр.
Россия көне-Россия Федерациясенең мөһим дәүләт бәйрәме, ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә. 2002 елга кадәр ул Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне дип атала. Бу илдә иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Бу көн хөрмәтенә Сатыш мәдрәсә музее хезмәткәрләре асфальтта рәсемнәр конкурсы оештырдылар.