ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Нәтиҗәдә Татарстан Республикасы дәүләт инспекторлары тарафыннан җир законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 4 меңгә якын кисәтү бирелгән

20 июньдә "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында  мастер - класс узды. Мастер-классны приют хезмәткәрләре тәрбияче  Башарова Рүзилә һәм педагог - психолог  Сапарова Алсу үткәрде.  Балалар үз эшләнмәләрен приют хезмәткәрләренә бүләк иттеләр. Тәрбияләнүчеләргә бу мастер-класс бик ошады,чөнки ул балаларга гына түгел,ә приютта эшләүчеләргә дә шатлык китерде.Безнең егетләр безгә үз куллары белән ясалган сувенирлар бирергә бик яраталар.

Тэги: ОСЗ Тургай

19 июньдә "Тургай" приютында ПДН инспекторы Котдусова Миләүшә Илдаровна белән  очрашу узды. Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү профилактика эшенең иң мөһим аспекты булып тора. Әңгәмәдә җинаятьләр һәм хокук бозулар өчен балигъ булмаганнарның административ һәм җинаять җаваплылыгы турындагы сораулар яктыртылды. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

Тэги: ОСЗ Тургай

Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше дәвам итә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

22 нче июнь- илебездә хәтер һәм кайгы көне.
Бөек Ватан сугышы – кешелек тарихындагы иң зур, иң канкойгыч сугыш.
"Яшьлек" яшьләр үзәге, Шәмәрдән җирле үзидарәсе мәдәният йорты белән берлектә "Хәтер шәме" акциясендә катнашты.

А.С. Пушкинның туган көненә багышланган  республика акциясе кысаларында Сатыш авыл китапханәсе мөдире "А.С. Пушкин әкиятләре буенча" әдәби викторина үткәрде. Чара барышында китапханәче балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Аннары катнашучыларга биш турдан торган викторина тәкъдим ителде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

  Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара. 

1941 елның 22 июнендә фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә. Һөҗүм иртә таңнан сугыш игълан итмичә башланды. Немец авиациясе һәм артиллериясе совет шәһәрләренә, тимер юлларга, аэродромнарга, хәрби-диңгез базаларына һәм башка объектларга һөҗүмнәр ясый. СССРның барлык халкы өчен бу көн тормышны алдагы һәм аннан соңгы көннәргә бүлгән. Башланган сугыш гаиләләрне аерып, хыялларны җимерә һәм дөньяны кешеләрдән тартып ала. Кичә, 21 июньдә, илнең күп кенә уку йортларында чыгарылыш кичәләре узды, һәм кичәге укучылар һәм студентлар бәйрәмнән соң ук фронтка киттеләр. Бүген, 21 июньдә, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән бергә һәлак булган сугышчыларны искә алдылар, ахырда Әхмәт хәзрәт дога укыды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Мәктәп каршындагы “ИнтелЛето” лагерендә ял итүче укучыларыбыз өчен вакыт бик кызыклы һәм файдалы үтә

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

21
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Зур футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты. Икшермә командасы

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International