Мәктәп каршындагы “ИнтелЛето” лагерендә ял итүче укучыларыбыз өчен вакыт бик кызыклы һәм файдалы үтә! Бу көннәрдә бөек шагыйребез Габдулла Тукай йөргән эзләрдән йөрергә, аның күңел халәтен якыннанрак тояр өчен укучыларыбыз Кырлай авылында урнашкан музейга сәяхәт кылдылар. Музей хезмәткәрләре безне бик җылы каршы алдылар һәм зур игътибар күрсәтеп, барлык экспонатлар белән таныштырдылар.
Сәяхәтебезне Сәгъди абзый йортыннан башладык. Булачак шагыйребез әлеге йортта биш елга якын яшәгән. Бу авылда ул мәдрәсәгә йөреп белем алган. Укучыларыбыз бу йортта Тукайның балачагын күз алдына китереп, ул йөргән эзләрдән йөреп, аның күргән-кичергәннәрен кабат күз алдыннан үткәрделәр. Сәгъди абзый йорты белән янәшә урнашкан бай йорты белән таныштылар. Аннары сәяхәтебезне Тукай музеенда дәвам иттек. Экскурсовод шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында бик кызыклы һәм бай мәгълүмат бирде. Әлеге сәяхәт безнең күңелләрдә әле бик озак сакланыр.