Ромашка - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы, ул Россиядә 8 июльдә билгеләп үтелә. Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан район китапханәсе хезмәткәрләре «Ямьле Саба» ял паркында «Кыңгырау» балалар бакчасы балалары өчен «Ромашка-гаилә символы»дигән әдәби-күңел ачу уены үткәрделәр. Китапханәчеләр балаларны бәйрәмнең тарихы һәм гореф – гадәтләре белән таныштырып, балалар белән бергә гаиләгә багышланган мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Әдәби өлешеннән соң күңел ачу уеннары уйналды. Чара ахырында балалар журналларына: “Ежик”, “Фиксики”, “Салават купере”, “Барби”, “Саша һәм Маша” күзәтү ясалды.
23-нче июнь көнне "Дару үләннәре көне" билгеләп үтелә. Бу уңайдан тәрбияче Зиннурова Йолдыз туган якның дару үләннәре турында мәгълүмати әңгәмә үткәрде.
2022 ел йомгаклары буенча массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртуга «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» еллык конкурсларында һәм журналист эшләрендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба - Министрлык) Сезнең игътибарыгызга түбәндәгеләрне җиткерә: Министрлыкка буйсынучы «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе (алга таба - Фонд) 13.06.2023 елдан «4,5%» яңа микрофинанс продуктын гамәлгә кертте. Гаризалар «Минем субсидияләр» https://subsidiya.tatarstan.ru/landing сервисында кабул ителә.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау бүлегендә Саба муниципаль районында аз керемле гражданнарга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү буенча чираттагы ведомствоара комиссия узды.
06.07.2023 елда Саба муниципаль районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында район профилактикасы системасы субъектлары катнашында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды.
"Безнең ишегалды"республика программасы буенча Шәмәрдән авылында Төзүчеләр урамындагы 8 нче күпфатирлы йортның ишегалды территориясен төзекләндерү.
"Безнең ишегалды"республика программасы буенча Шәмәрдән авылында Төзүчеләр урамындагы 3 нче күпфатирлы йортның ишегалды территориясен төзекләндерү.
Шәмәрдән авылында Тимер юл урамындагы күпфатирлы йортның ишегалды территориясен "Безнең ишегалды"республика программасы буенча төзекләндерү бара.