ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2023 ел
җомга

19 июльдә Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре "Саба"  ҖЧҖ фермасына экскурсия оештырдылар. Экскурсия балаларда зур кызыксыну уятты,  йорт хайваннары белән аралашу күнекмәсе формалашты. Чөнки баланы экологик тәрбияләүне якын тирәлекнең табигате белән танышудан башлау бик мөһим. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Саба муниципаль районының пляж футболы буенча чемпионатында Сатыш авыл җирлегеннән "Сатыш"командасы катнаша. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

    2016 елдан Татарстан Республикасында «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале уза, ул Татарстан Республикасы яшьләре арасында зур популярлык казана. Фестиваль Вакыйгалы туризм өлкәсендә Россиянең иң әһәмиятле туристик премияләре, шулай ук Диво Евразии, "Гастрономическое впечатление" халыкара конкурсларының күп тапкыр лауреаты. Ел саен фестивальдә төрле гастрономик рекордлар куела, вакыйга Россиянең иң популяр гастрономик фестивальләренең бишлегенә керә.


20
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

    2023 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районында урнашкан "Балкыш "Тернәкләндерү үзәгендә" олы яшьтәге кешеләр белән очрашу оештырды.

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

    Атна саен Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы тарафыннан республика Маркетинг үзәгендә (Биржа мәйданчыгы) эш буенча вебинарлар, шул исәптән индивидуаль вебинарлар үткәрелә. Вебинарларда катнашу бушлай!

Бүген "SabaBalahoner" Һөнәр шәһәре" һөнәри юнәлеш муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Саба муниципаль районының берничә гомуми белем бирү учреждениесе укучылары булды. Балалар “Игелекле эшләр станциясе” станциясенең эше белән таныштылар. Башта аларны социаль хезмәткәр, медицина хезмәткәре, психолог, социаль педагог һәм аларның эшчәнлеге үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Әлеге дәресләр балаларда өлкән буын гражданнарына карата ихтирамлы һәм уңай мөнәсәбәт формалаштырырга, аларда шәфкать, мәрхәмәтлелек, якыннар турында кайгырту хисләре тәрбияләргә ярдәм итә. Теоретик белемнәр алганнан соң, балалар фикерләүнең иҗади сәләтен һәм креативлыгын үстерүгә ярдәм итүче мастер-классларда катнаштылар.

Бүген Саба муниципаль районының “Балкыш” социаль-тернәкләндерү үзәге базасында район профилактикасы субъектларының катнашында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды.

Бүген  “SabaBalahoner” муниципаль программасы кысаларында, Саба гимназиясе, сәләтле балалар мәктәбе, Саба урта мәктәбе һәм Шекше төп мәктәбе укучылары Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм үзләрен бухгалтер – экономист профессиясендщ сынап карый алдылар. Уен аша алып барылган бухгалтерлык эшчәнлеге аларда кызыксыну уятты. Гаилә бюджеты аша алар керем һәм чыгым өлешләрен аерырга, танырга өйрәнделәр.

"Безнең ишегалды" Республика программасы буенча Төзүчеләр урамын төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шәмәрдән авылында Төзүчеләр урамы, 8 нче йорт адресы буенча кар тоткычлар урнаштырылды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International