«Балкыш»та хезмәт алучыларга мәгълүмат җиткерелде

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

    2023 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районында урнашкан «Балкыш «тернәкләндерү үзәгендә олы яшьтәге кешеләр белән очрашу оештырды.

    Чара барышында, Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый грамоталылыкны арттыру максатыннан, күзаллау һәм мәгълүмати әсбаплар, белешмәләр, буклетлар тәкъдим ителде, «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 №2463 карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

    Сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм сатучының җиткерү срогы бозылган очракта җаваплылыгы мәсьәләләре аерым күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International