ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2023 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү


22
июль, 2023 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча Бөтенроссия программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 25 маеннан 12 ноябренә кадәр «СИНЕҢ ЭШЕҢ. Россиянең яшь эшкуары» Бөтенроссия конкурсы үткәрелә.  


21
июль, 2023 ел
җомга

21-нче июль көнне Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Сиразиева Г.Ф., 23-нче июль көнне билгеләп үтеләчәк “Сәүдә хезмәткәре көне” якынлашу сәбәпле,  “Мин сатучы булам” дигән чара үткәрде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары Утар балалар интернат-йорты

Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүләре уздыру өчен медицина оешмаларына китерү дәвам итә. Аларны райондагы авыллардан “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автотранспорты белән илтеп җиткерәләр.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау бүлегендә, Саба муниципаль районында аз керемле гражданнарга, социаль контракт нигезендә, дәүләт социаль ярдәме күрсәтү буенча, чираттагы ведомствоара комиссия узды.

Мичанбаш авылы янындагы сулыкларда "Су коену тыела" билгеләре яңартылган. Эшне «Шәмәрдән ТКХ МПП» АҖ башкарган.

2023 елның 20 июлендә Яшьлек лагеренда «Беренчеләр көне»узды. Көн беренчеләрнең хәрәкәтенең тематик җырларына зарядка ясаудан башланды, шуннан соң «беренче» линейкасы үткәрелде, анда вожатыйлар балаларны беренчеләрнең хәрәкәтенең миссиясе һәм кыйммәтләре белән таныштырдылар. 

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

 2023 елның 21 июль 18.00 сәгатьтән 22 июль 18.00 сәгатькә кадәр  метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2023 елның 22 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән :

- Татарстан Республикасы территориясендә яшен, көчле яңгыр, көньяк-көнбатыш, көнбатыш җилнең 15-20 м/с кыска вакытлы көчәюе көтелә , локаль рәвештә бозлавык булырга мөмкин;

- Казан шәһәрендә яшен һәм кыска вакытлы 15-20 м/с җил көчәю көтелә .

Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше башланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International