ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Чаңгы роллерлары буенча Россия чемпионаты. Аерым старт белән ярыш. Ир-атлар 15 км, ирекле стиль.

Шәмәрдән авылында Озерная урамын асфальтлау буенча эшләр алып барыла

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге окс

Җәй - дару үләннәре җыю вакыты. Шул уңайдан Саба районында  "Дару уләннәрен җыю " акциясе игълан ителде. Безнең "Гимназия" укучылары бу чарадан читтә  калмады.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Саба муниципаль районының пляж футболы  чемпионатында Мишә авыл җирлегеннән “Сабабаш” командасы катнаша.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Бүген, 2023 нче елның 26 нчы июль көнне Эзмә мәктәбендә озак еллар балаларга татар теленнән ныклы белем биргән  ТАССРның атказанган укытучысы, Халык мәгарифе отличнигы Вахитова (Латыпова) Фәүзия Һади кызы үзенең олуг юбилеен бәйрәм итә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Олы Шыңар авылында инеш яр буйларын төзекләндерү эшләре дәвам итә, су юллары чистартылды, яр буйлары тигезләндерелде. Эшләрне   «БарсЭлитСтрой» ААҖ башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Оет авылы клубы биләмәсендә авылда яшәүче һәм каникул вакытында кунакка кайткан балалар катнашында «Күңелле балачак» дип исемләнгән урам концерты үткәрелде.  Яшь артистларның чыгышлары кызыклы һәм истә калырлык булды: дәртле биюләр, җырлар, шигырьләр башкарылды. Концерт тамашачыларга бик ошады, барысы да канәгать калдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Бүген 10.00 сәгатьтә «Артериаль гипертония турында нәрсә белергә кирәк?» темасына «Сәламәт мәктәбе»нең чираттагы онлайн-шөгыле була.

Әңгәмәне Россия МЗ «Казан дәүләт медицина университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ табиб-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Энҗе Хәләф кызы үткәрә.

Чараны "Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге" ДАССУ оештыра.

Тэги: хастаханә

Бездә кунакта - "Татарстан - 24"

Тэги: Арташ авыл җирлеге

  Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International