Җәй - дару үләннәре җыю вакыты. Шул уңайдан Саба районында "Дару уләннәрен җыю " акциясе игълан ителде. Безнең "Гимназия" укучылары бу чарадан читтә калмады. 1-11 сыйныф укучылары карлыган яфрагы, юкә чәчәге, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә җыйдылар.Табигатьтә дәва бар диләр. Үлән җыюның популярлыгы кире кайта: кешеләр сәламәтлекнең табигый чыганакларын эзли, ә үләннәр – табигатьнең иң кыйммәтле ресурсларыннан берсе. Моның шулай икәнлеген укучылар да яхшы белә. Алар, җәйге каникуллар җиткән саен, урман-кырлардан, болыннардан дару үләннәре җыеп, аларны мәктәпкә тапшыралар.