22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. 1991 елның нәкъ менә бу көнендә Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Флагтагы һәр төс аерым мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ә кызыл төс исә – бөеклек һәм көч-куәт символы булып тора.
Финанс – бюджет палатасы бинасы каршында да бу көнне флаг бәйрәмчә җилферди.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Бүген ,22 нче август, Россия Федерациясе флагы көне. Бу уңайдан Саба районы "Яшьлек " яшьләр үзәге волонтерлары велосипед белән флешмоб оештырды. Алар шулай ук Россия флагы төсендәге триколор ленталар, сувенирлар өләште.
Прокуратура һәм хокук саклау органнары тарафыннан кабул ителгән чараларга карамастан, киберҗинаятьләр дәрәҗәсе тотрыклы югары булып кала. Мондый җинаятьләрнең яртысын диярлек мобиль элемтә чаралары яки "Интернет" челтәре ярдәмендә мошенниклык тәшкил итә.
22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Россия триколоры иң мөһим милли символларның берсе . Ул бөек Россияне гәүдәләндерә, халкыбызны берләштерә, хәрби һәм хезмәт батырлыкларына илһамландыра, имин киләчәккә ышанычны ныгыта.
Шушы бәйрәм уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә "Безнең Россия триколоры" дигән темага акция булып узды.
22 августта Саба муниципаль районының «Саба-Арена» спорт мәктәбенең зур залында Россия триколоры көненә багышланган бәйрәм узды. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагын күрсәтүдән башланды. Россия һәм Татарстан Республикасы гимны яңгырады. Мәктәптә Дәүләт флагы көнен Зарипова Ләйсән флешмобы белән каршы алдылар.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне 1994 елда РФ Президенты Указы белән билгеләнгән һәм 22 августта билгеләп үтелә. Бәйрәм Россиянең яңадан торгызылган флагына дәүләт триколорына багышланган.
Дәүләт флагы-теләсә кайсы илнең әһәмиятле символы, безнең Россия өчен ышанырга, җиңәргә һәм горурлык кичерергә ярдәм итүче символ! Флаг-буыннарны хөрмәт итү һәм дәвам итү символы һәм көннән-көн горурланып, һәркемгә безнең державаның көчле булуын аңлатсын.
2023 елның 17 августында Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Газизова Г.Р. һәм Галиева Э.Р. Миңгәр авылында күргәзмәдә катнаштылар.
"Лента триколора" бөтенроссия акциясе.
22 августта Россиядә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бүген "Яшьлек" МБУ активистлары һәм волонтерлары өч төстәге тасмалар тараттылар.