Россия триколоры көне

2023 елның 22 августы, сишәмбе

22 августта Саба муниципаль районының «Саба-Арена» спорт мәктәбенең зур залында Россия триколоры көненә багышланган бәйрәм узды. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагын күрсәтүдән башланды. Россия һәм Татарстан Республикасы гимны яңгырады. Мәктәптә Дәүләт флагы көнен Зарипова Ләйсән флешмобы белән каршы алдылар.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне 1994 елда РФ Президенты Указы белән билгеләнгән һәм 22 августта билгеләп үтелә. Бәйрәм Россиянең яңадан торгызылган флагына дәүләт триколорына багышланган.

Дәүләт флагы-теләсә кайсы илнең әһәмиятле символы, безнең Россия өчен ышанырга, җиңәргә һәм горурлык кичерергә ярдәм итүче символ! Флаг-буыннарны хөрмәт итү һәм дәвам итү символы һәм көннән-көн горурланып, һәркемгә безнең державаның көчле булуын аңлатсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International