22 августта Россия флагы көне билгеләп үтелә, аны бәйрәм итү кысаларында балалар йортында Балаларны Россиянең дәүләт символлары белән таныштыруга юнәлдерелгән чаралар узды. Балалар белән әңгәмәләр үткәрелде, дәүләтебез символикасы турында китаплар укылды, шигырьләр өйрәнелде. Тәрбияләнүчеләр Россия символикасы сурәтләнгән иллюстрацияләр, альбомнар һәм рәсемнәр белән таныштылар. Бәйрәм гимн тыңлаудан , туган ил турында шигырьләрдән башланды. Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә карата күргәзмә оештырылды, флаг ясау буенча мастер-классларда катнаштылар. Балаларның йөрәкләре, безнең бөек держава – Россия өчен, шатлык горурлык хисе белән тулды!