ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2023 ел
җомга

Шәмәрдән авыл җирлегенең Мичәнбаш авылында су күтәрү манаралары урнаштырылды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

8 сентябрьдә Россиядә 2011 елның 19 августында РФ Президенты Указы белән билгеләнгән Финансист көне билгеләп үтелә.


7
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка  комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Саба ш.т.б. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә “Экстремизмга ЮК!” айлыгы кысаларында буклетлар тараттылар.

Әлеге чараның максаты-бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү, кешеләр белән дус мөнәсәбәттә яши белүне формалаштыру.

Республика программасы нигезендә Олы Шыңар авылындагы Совет  урамында каты өслекле юл салу буенча эш алып барыла. Эшне Балтач "МДСУ -1" ҖЧҖ оешмасы алып бара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш давыллы янгын куркынычы турында кисәтү


2023 елның 8-14 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак.

Питрәч районында Соя буенча Семинар киңәшмә

Тэги: УСХИП

  Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә күңелле чаралар үткәреп бара. 

6 сентябрь көнне Саба урта гомуми белем бирү мәктәбендә  "Үзеңне аңла-башканы аңла!" дип исемләнгән тренинг узды .

Тэги: Мәгариф идарәсе

6 сентябрь көнне Мишә авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Рәисе кадрлар резервы вәкилләре белән очрашу булды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Росмолодежь 20 августта үзенең грант конкурсының 2 нче сезонын эшләтеп җибәрде. Грантның максималь күләме 1 000 000 сумга кадәр, ә минималь күләме 5 000 сумга кадәр булачак. Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Моның өчен "Россия яшьләре" системасында 24 сентябрьгә кадәр 16:00 (мск) сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

Җиңүчеләр грант чараларын 2023 елның 1 декабреннән 2024 елның 30 ноябренә кадәр гамәлгә ашыра алачак. Конкурсның тулы кагыйдәләре белән конкурс уздыру турында игълан итү аша танышырга була. “Россия яшьләре” системасында заявка тутырганда физик затлар өчен методик тәкъдимнәр кулланыгыз. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда конкурста катнашуга 9,4 мең гариза бирелгән иде, шуларның 7,3 меңе уңышлы гына эксперт бәяләмәсе узды. Ул вакытта иң ихтыяҗлы номинацияләр булды: #илһам - 1248 гариза, #мөмкинлекләр булдыр - 1138 гариза һәм #сау бул - 933 гариза. 2022 елда 466 проект, 248 475 000 сумлык, грантка ия булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International