Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә бердәмлек hәм терроризмга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәhәрендә (Төньяк Осетия) булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Кичә Саба урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Үзеңне аңла-башканы аңла!" дип исемләнгән тренинг узды . Анда 7Б сыйныфы укучылары катнашты. Педагог-психолог Миләүшә Газинуровна күнегүләр, конфликтларны профилактикалау, коммуникатив күнекмәләрне үстерү, киләчәкнең уңай образын формалаштыру буенча уеннар үткәрде.