Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш давыллы янгын куркынычы турында кисәтү
2023 елның 8-14 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә:
Янгынның төп билгеләре: тотрыклы төтен исе, томан сыман төтен, кошлар, хайван, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынычсыз тотышы, аларның бер яктан икенче якка күченүләре, офыкта төнге шәүлә.
Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгынны яфраклы агач ботаклары белән күмеп, янгын булган урын кырыйларын грунт белән һәм җир полосалары ясау, ут хәрәкәте юлында киң канаулар ясап, янгынны сүндерергә мөмкин.
Әгәр ут торак пунктка якынлашса, нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне утның перпендикуляр таралуы юнәлешендә чыгарырга кирәк. Бары тик юл буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, кайчагында суда хәрәкәт итәргә кирәк. Көчле төтен вакытында авыз һәм борынны юеш мамык-марля бәйләвече, сөлге, киемнең бер өлеше белән ябарга кирәк. Үзең белән документлар, акча, бик кирәкле әйберләрне генә алырга кирәк. Шәхси әйберләрне янучан матдәсе булмаган таш корылмаларда яки туфрак белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Эвакуацияләнергә мөмкин булмаган очракта (торак пунктларда массакүләм янгыннар), герметиклаштырылган таш биналарда, гражданнар оборонасының сыеныр урыннарында яки зур ачык мәйданнарда, стадионнарда һ. б. урнашып, көтәргә генә кала.
Урманда янгын чыкканын белгәч, паникага бирелмәгез. Башта тиз генә хәлне анализлагыз. Рельефның калку ноктасына менәргә яисә биек агачка үрмәләргә, янгын учагы булган урынны табарга, ут таралу юнәлешен һәм тизлеген билгеләргә, сулыкның, сазлыкның, урман асларының, торак пунктларның урнашуын күрергә кирәк.
Әгәр юл киселгән булса, янгыннан утрауларда, сайлыкларда, сазлыкларда, тау түбәләрендә һ.б. ышыкланырга кирәк. Аулак урыннарны агачлардан ераграк сайлагыз, чөнки аларның тамырлары янып, тавышсыз гына егылырга мөмкин. Ут якынайганда киемегезне суда чылатыгыз, камышы булмаган суга ятыгыз. Сай суда кием-салымны һәм йокы капчыгын чылатып төренегез. Утта калсагыз, вакыт-вакыт борылыгыз, кипкән киемнәрегезне чылатыгыз, йөзегезне марлядан булган күп катламлы бәйләвеч белән каплагыз, аны гел юешләтеп торыгыз. Утка эләксәгез, өстегездән бөтен нейлон, капрон һәм башка эри торган кием-салымны салыгыз, янучан һәм җиңел ялкынсынучы кирәк-яраклардан котылыгыз.
Әгәр дә сез урманда зур булмаган янгынга тап булсагыз, аны туктату һәм бер үк вакытта, мөмкинлек булса, якындагы торак пунктка яки урманчылыкка берәр кешене ярдәм сорап җибәрергә кирәк.
Урман янгыннары вакытында үзеңне ничек тотарга
Урманда янгын еш кына кеше гаебе белән килеп чыга – бу ут белән саксыз эш итү дә, сүнмәгән учак та, ташланган шырпы яки тәмәке дә, балалар шуклыгы да. Кайчакта янгын килеп чыгу сәбәбе яшен булырга мөмкин, әмма мондый очраклар сирәк. Шулай да урманда ут стихиясе белән очрашырга туры килсә, нәрсә белергә кирәк соң? Урман янгынына ничек юл куймаска? Янгын чыккан очракта нишләргә?
Урмандагы янгынны ничек булдырмаска
Беренчесе - ялга яки походка чыгарга хәзерлек. Үзең белән чиләк, балта һәм көрәк алырга киңәш ителә. Биш һәм аннан да күбрәк кеше бергә җыелсагыз, бу, әлбәттә, яхшы. Әгәр ялгыз булсаң? Ялгыз турист чиләкләр һәм балталар күтәреп йөрми. Ялгыз поход өчен (янгын ихтималы аркасында гына түгел) чехолы булган җыелма сапер көрәген сатып алырга һәм аның кырыйларын үткенләргә киңәш ителә. Шулай булса, ул сезгә көрәк тә, балта буларак та хезмәт итәчәк.
Икенчесе-урманда учакны якканда барлык саклык чараларын да катгый үтәргә кирәк. Мондый чарага гомумән ут белән бәйле бөтен нәрсә керә. Учакны бернинди очракта да агачлар астында, бигрәк тә кәүсәнең аскы ботаклары зур булмаган биеклектә урнашканнары астында ягарга ярамый. Коры үлән яисә якында гына коры агач төпләре урнашкан урында учак ягарга ярамый. Учак өчен урынны алдан ук әзерләргә яки иске учак урынын кулланырга тырышырга кирәк.
Тукталыш вакытында
Беренче алтын кагыйдә - беркайчан да учакны күзәтүсез калдырырга ярамый! Ягулык запасын яна торган учактан өч-биш метр ераклыкта тотыгыз. Бик кирәк булмаса (мәсәлән, сигнал өчен) учакны зур итеп якмагыз. Учак мөмкин кадәр азрак очкыннар бирсен, бигрәк тә җил вакытында. Учак яндырган вакытта җил булган очракта, аның көчен һәм юнәлешен исәпкә алыгыз, чөнки ялкын очкыннары үлән яки агач яфракларын януга китерергә мөмкин. Ягулык рәвешендә коры яфраклы ботакларны (дары кебек яна) кулланмаска тырышыгыз, чөнки учактан очкыннар гына түгел, ә пыскып беткән яфраклар чәчеләчәк. Якын-тирәдә сулык булса, су алырга яраклы савыт булса, су запасы булдырыгыз.
Киткәндә учакны яхшылап сүндерергә, су салырга һәм җир сибәргә кирәк. Әгәр кәс чокысагыз, учакны кәс кисәкләре белән каплагыз. Китеп барганчы учакның тулысынча сүнгәненә күпмедер вакыт кабынып китмәсенә инаныгыз. Үз артыгыздан соң тәртиптә калдырыгыз һәм юлыгызны дәвам итегез.
Урманда янгын белән очрашканда нәрсә эшләргә
Әгәр сез яңа яна башлаган янгынга тап булсагыз, мәсәлән, кечкенә генә үлән януы яки кемдер ташлап киткән учактан калган кисәү, моны үзегез сүндерергә тырышыгыз. Кайчагында аны яхшылап таптау да җитә (дөрес, аның чыннан да сүнеп беткәненә инанырга кирәк, юкса яңадан кабынып китәргә мөмкин).
Килеп туган хәлне дөрес бәяләргә тырышыгыз. Конкрет шартлардан чыгып, сез янгынны мөстәкыйль сүндерәчәксезме, әллә сезгә ярдәм кирәк булачакмы икәнлеген хәл итегез. Үз көчегезне артык бәяләп бетермәгез. Әгәр сез янгынны күреп, аны сүндерергә тырышып та, берни дә чыкмаса, киресенчә ул көчлерәк яна башласа, бәла-казага эләкмәс өчен, вакытында ераграк китәргә кирәк.
Махсус хезмәтләргә тиз арада хәбәр итү оптималь булачак. Болар: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре («01» телефоны), ЕДДС («112» телефоны), егерь, лесничий. Төркем белән булган вакытта төркем әгъзасының берсенең авыр кирәк-яраклар алырга һәм аны якындагы торак пунктка яки автомобиль трассасына ярдәм сораучы сыйфатында җибәрергә кирәк. Калган төркем әгъзаларына маршруттан чыгып, янгын урынын ташлап китәргә кирәк. Бер-берегезне күздән югалтмаска тырышыгыз.
Вәзгыятьнең кинәт үзгәрүен (җилнең тизлеген һәм юнәлеше үзгәрүен) исәпкә алыгыз. «Тизлектә янгын белән ярышмыйча», ягъни җилгә каршы яки җил юнәлешенә таба борылып, үрдән аска таба ут өчен ышанычлы киртәләр булган (минераль туфрак һәм елгаларның киң полосалары) җирдән чыгып китәргә тырышыгыз. Еш кына бердәнбер куркынычсыз зона булып янган мәйданнар тора, әгәр дә торфлы җир булмаса.
Исәпкә алыгыз, ут җил уңаена (тиз), ә аңа каршы (акрынрак), ә үргә таба күпкә тизрәк күчә.
Янгынның тәүлеклек режимын исегездә тотыгыз. Еш кына яну иртә белән чык кипкәннән соң башлана (иртәнге 9-10 сәгать тирәсе) һәм кичке чык төшү белән туктый (кичке 20-21 сәгать). Төнлә янгын «йоклый». Янгын 13тән 17 сәгатькә кадәр бик тиз тарала. Яңгыр явып китәр алдыннан кич белән янгын көчәя. Бик коры, эссе һава торышы булганда (5нче класс) янгыннар шулай ук төнлә дә тарала, гәрчә, кагыйдә буларак, төнге вакытта бары тик түбәнлек һәм аслык урыннарда.
Әгәр яну мәйданы кечкенә икән
Әгәр дә сез яна башлаган кечкенә мәйданлы янгынны вакытында күреп алсагыз, үзегез генә сүндерү турында карар кабул итәргә һәм сүндерергә мөмкинсез. Якында сулык булган очракта су сибегез, шулай ук ялкынны юеш чүпрәк белән сүндерергә була. Янучы үләнне сынган ботаклардан «себерке» ясап сүндереп була. Шул ук вакытта ут үзәгенә таба хәрәкәт ясап себерергә кирәк. "Себеркене" берничә себергәннән соң, янып китмәсен, ә җылынган ягы бераз суынып өлгерсен өчен, кулда әйләндереп җибәрергә кирәк.
Сак булыгыз, торф яна
Бу бик куркыныч һәм коточкыч күренеш. Төтен күзгә керә, сулау бик авыр. Бәла-каза зонасыннан төтен һәм ут сезнең артта калсын өчен җил уңае буенча китәргә кирәк. Аяк астындагы кайнар җир Сезгә зур куркыныч яный дигәнне аңлата Торф янганда, ут еш кына җир астына китә, анда бөтен бер мәйданны яндыра, аста бушлык хасил итә. Бушлыкка төшеп китсәң, гадәттә, нәтиҗәсе күңелсез. Мондый шартларда хәрәкәт иткәндә, озын колга белән юлга кадап барыгыз. Бу сазлыкта йөргән кебек булачак.
Исегездә тотыгыз, янган торфның температурасы якынча 600 градус, ә аннан чыгу бик кыен.
Янгын зонасыннан чыккач
Янгын зонасыннан чыккач, бәла-каза турында максималь кыска вакыт эчендә хәбәр итәргә кирәк. Хәвефле хәбәр тапшырганда янгынның координатлары, аны күргән вакытны һәм барлыкка килүнең фаразланган сәбәбе (хәтта әгәр дә моның сәбәбе сез үзегез булса) турында сөйләгез.
Һәркем нәрсә эшли ала
Һәр табигать территориясендә ут белән бик сак булыгыз. Сезнең саксызлык зур проблемаларның сәбәбе булмасын өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:
- беркайчанда кырларда, аланларда коры үлән яндырмагыз. Әгәр сез башкаларны күрсәгез, аларга янган үләннең куркыныч икәнлеген аңлатырга һәм туктатырга тырышыгыз;
- коры урманда яки торфяникта учак якмагыз. Барыннан да элек, учакның минераль туфракта (ком яки балчык) урнашуына инаныгыз. Учакны үрләткәнче, учак тирәсендәге бер метр радиустагы җирне чистартыгыз;
- китәр алдыннан учакка яхшылап су сибегез. Шуннан соң көлне бутагыз һәм аның астында янучы күмерләр калмаганлыгына тагын бер кат инаныгыз, калса су сибегез. Учактан төтен яки пар күтәрелсә яныннан китмәгез. Учакка су сибү турында алдан кайгыртыгыз;
- беркайчан да сүндерелмәгән шырпы яки тәмәкене ташламагыз, урманда төрле пиротехник эшләнмәләр: петардалар, бенгаль утлары, шәмнәр һ. б. лардан файдаланмагыз.(Яңа елда, барысы да калын кар катламы белән капланган вакыттан тыш);
- урманга автомобильләрдә, бигрәк тә мотоциклларда кермәгез. Глушительнең очкыннары янгын чыгарырга мөмкин, бигрәк тә коры мүкле урманда;
Сезнең дусларыгызга һәм танышларыгызга аларның саксызлыгы янгыннарга сәбәп булырга мөмкин икәнлеген аңлатырга тырышыгыз.
Превентив чаралар (башка сүзләр белән әйткәндә - саклык) - урман янгыннары белән көрәшүнең иң нәтиҗәле ысулы. Бу дөньяның күп кенә илләренең тәҗрибәсе белән раслана.
Архивтан фото
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.