ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2023 ел
җомга

Курсабаш мәдәният йортында сәнгать үзешчәннәре әзерләвенедә концерт программасы узды. Бу кичне залда дуслык атмосферасы хөкем сөрде.Алар уңай эмоцияләр диңгезен бүләк иттеләр.

Тамашачылар концерт программасының һәр номерын кайнар алкышлар белән сәламләделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

1 сентябрь көнне ДБОУ "Курсабаш мәктәп-интернатында " «Белем көненә» багышланган тантаналы чара узды. 1 сыйныфка 3 укучы керде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

"Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасы басуларында көзге кыр эшләре бара. Т-150 тракторында Бәширов Илдус һәм МТЗ-1221 тракторында Дәүлиев Илсур җирне туфрак астына сөрәләр. Көндәлек 7-9 га җир эшкәртелә.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

   Бу атнада 4 нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасында ата-аналар җыелышлары узды.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

8 сентябрь көнне Россияда финансистлар көне билгеләп үтелә. Әлеге профессиональ бәйрәмнәрен Финанс-бюджет палатасы коллективы табигать кочагында ял итеп билгеләп үтте.

Бәйрәм башында алдынгы хезмәткәрләр билгеләп үтелде. Аларны Саба муниципаль районы Башлыгының урынбасары Расих Рәхимҗан улы Закирҗанов тәбрикләп китте. Ул Зөлфия Кәримовага ТР Финанс министрлыгының Рәхмәт хатын, Лилия Якуповага Саба муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасын, Гөлия Саматовага Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Сез 35 яшьтән яшьрәк, армиядә хезмәт иттегез, тулы урта белемегез бар?! Саба районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге (Росгвардия) полиция-машина йөртүчене эшкә чакыра. Тату коллектив, социаль түләүләр, рәсми эшкә урнашу.

Ау сезонын ачу – барлык аучылар өчен стартка әверелә һәм аларның хисләрен уята торган вакыйга. Әмма куркынычсызлык кагыйдәләрен дә онытмаска кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, куркынычсызлык техникасының ау вакытында тыела торган төп таләпләре турында искә төшерәбез:

      Үсеп килүче буынны Дагыстан шагыйре Рәсүл Гамзатов белән таныштыру максатыннан, Олы  Нырты  авыл китапханәсе мөдире табигатьтә «Ак торналар»дигән  әдәби - шигъри сәгате оештырды . Ә китапханәдә «Ак торналар» дигән  китап күргәзмәсе эшләде  

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Иштуган авыл җирлегендә үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрендә ремонт эшләре башкарылды

Тэги: Иштуган авыл җирлеге окс

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International