2 октябрь көнне «Ильвина» ресторанында алтын юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Анда Шекше авыл җирлегеннән 50 ел бергә гомер иткән Гыйләҗетдиновлар гаиләсе катнашты
Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда Саба районы якташлары җәмгыяте һәм Саба районы Мәдәният бүлеге теләктәшлеге белән бик матур истәлекле бәйрәмчә очрашу уздырылды. Анда Шекше авылының "Зиләйлүк" фольклор коллективы да катнашып, халкыбызның моңлы һәм дәртле җыр- биюләрен тәкъдим итте, тарихи һәм "Бал бәйрәме"нә багышланган тематик күргәзмә эшләде
Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда Саба районы якташлары җәмгыяте һәм Саба районы Мәдәният бүлеге теләктәшлеге белән бик матур истәлекле бәйрәмчә очрашу уздырылды. Анда Шекше авылының "Зиләйлүк" фольклор коллективы да катнашып, халкыбызның моңлы һәм дәртле җыр- биюләрен тәкъдим итте, тарихи һәм "Бал бәйрәме"нә багышланган тематик күргәзмә эшләде
Өлкәннәр көне уңаеннан Тенеки авыл клубында "Өлкәннар - алтын канат" дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Бәйрәм кунаклары чарада яшьлекләренең серләре белән уртаклаштылар, викторинада һәм музыкаль конкурсларда катнаштылар. Юлбат мәдәният йорты һәм китапханәсе, Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләренең һәм сәнгать эшчәнлегендә катнашучыларның иң яхшы концерт номерлары кунаклар өчен күңелле бүләк булды. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. бәйрәм белән котлады һәм нык сәламәтлек, уңышлар һәм озын гомер теләде.
Сәрдә авыл клубында "Күңел яшь чакта" дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды. Бу бәйрәм лаеклы, зирәк, хөрмәтле - Өлкәннәребезгә багышланды. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Кунаклар уеннарда катнаштылар, төрле темаларга аралаштылар, яшьлек хатирәләрен искә алдылар, гармун һәм тальян көйләренә халык җырларын башкардылар.
Өлкәннәр көне уңаеннан Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гайбадуллин Илнур Бакый улы, шушы мәктәптә эшлэп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле кешеләребезне бәйрәм белән котлады. Аларга алга таба да саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез.
Югары Симет урта мәктәбендә өлкәннәр көне билгеләп үтелде.
Кичә, 2 октябрьдә, "Ильвина" ресторанында 50 һәм 60 ел бергә яшәгән гаиләләрнең бергә яшәү юбилеен бәйрәм итү тантанасы булды.
«Саба район үзәк хастаханәсе” җитәкчелеге быел алтын туйларын (50 ел) билгеләп үткән элеккеге хезмәткәрләрен котлады.
АУСН нәрсә ул?
Автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы – махсус салым режимы, анда хисап бирү тулысынча диярлек гамәлдән чыгарыла, ә салымнар автомат рәвештә исәпләнә
Арташ авыл җирлегендә алтын парлар- Гасимуллин Рамил Хәким улы һәм Гасимуллина Минсәрия Әкбәр кызы гомер итәләр. Аларны шушы күркәм даталары белән котлыйбыз. Аларга сәламәтлек, бәхет һәм мул тормыш телибез!