"Өлкәннар-алтын канат" очрашу кичәсе

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр көне уңаеннан Тенеки авыл клубында "Өлкәннар - алтын канат" дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Бәйрәм кунаклары чарада яшьлекләренең серләре белән уртаклаштылар, викторинада һәм музыкаль конкурсларда катнаштылар. Юлбат мәдәният йорты һәм китапханәсе, Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләренең һәм сәнгать эшчәнлегендә катнашучыларның иң яхшы концерт номерлары кунаклар өчен күңелле бүләк булды. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. бәйрәм белән котлады һәм нык сәламәтлек, уңышлар һәм озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International