Кичә, 2 октябрьдә, "Ильвина" ресторанында 50 һәм 60 ел бергә яшәгән гаиләләрнең бергә яшәү юбилеен бәйрәм итү тантанасы булды.
«Саба район үзәк хастаханәсе” җитәкчелеге быел алтын туйларын (50 ел) билгеләп үткән элеккеге хезмәткәрләрен котлады:
Зиннәтуллина Әлфия Котдус кызы (элеккеге Туктар ФАП мөдире) һәм аның ирен, Гарифуллина Фирдәвес Мусиповна ( фельдшер-лаборант) һәм аның ирен, Бикиева Фәния Минеевна ( акушерка) һәм аның ирен, Мөбәрәкова Насыйма Таһировна (прачкада хезмәткәре) һәм аның ирен.
Бергә гомер итү юбилее белән котлыйбыз һәм бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез!