Октябрьның беренче көнендә Казанда ярыммарафон узды. Йөгерешчеләр 21,1 км., 10 км., 3 км.га йөгерделәр. Чарада Финанс-бюджет палатасы белгече Эльмира Вәлиева да катнашты.
Кичә, 3 октябрьдә, Саба үзәк район хастаханәсе гериатры Нурмухамедова Ләйлә Гараповна өлкән яшьтәге гражданнар белән «Өлкән яшьтәге кешеләрдә егылуларны һәм сынган урыннарны профилактикалау»темасына чираттагы әңгәмә үткәрде.
Әлеге әңгәмә кысаларында Ләйлә Гараповна егылуларны профилактикалау буенча киңәшләр бирде. Утырганнан соң һәм яткан җирдән ничек дөрес торырга (шул исәптән төнлә караваттан ничек торырга), урамда йөргәндә ничек егылмаска икәнен күрсәтте.
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә "Тан суы алу "фольклор йоласын үткәрделәр. Барлык катнашучылар татар көнкүрешенә чума алдылар, бу кабатланмас һәм онытылмас колориттан ләззәт ала алдылар.Ибраһимова Сөембикә апа безгә "Таң суы алу"йоласын өйрәтте.Китапханәче Ф.Я. Сәйфетдинова җирле халыкның туган телен һәм гореф-гадәтләрен саклау турында сөйләде. Мәдәни традицияләрне саклау кешеләрне кеше итә, үткәннәрне онытырга ирек бирми. Традицияләрне саклау-үткән һәм киләчәк арасындагы күпер.
Чишмәне савыктыру – иң башлап күңелебезне савыктыру ул.Чөнки чишмә - су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе. Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар.
1 нче октябрь көнне Яңа Мичән авылы халкы өчен бәйрәм - “Яшьлегем чишмәсе” н ачу тантанасы үтте. Чишмә ачу, суны чишмәгә китерү эшен оештыручы, башлап йөрүче - шушы авылда туып үскән, хәзергесе көндә Саба районында гомер кичерүче Шакирҗанов Флүр Нуретдин улы.
Әлеге чарада Инвестицион үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары-Саба муниципаль районының инвестицион үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү бүлеге башлыгы Котдусов Илнур Илдус улы, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгәли улы һәм авыл халкы катнашты. Ачылу тантанасы оешкан төстә, күңелле үтте. Бәйрәмнең һэрбер өлеше уйланылган, матур итеп оештырылган иде. Шушындый изге эшне оештырган Флүр Нуретдин улына, аңа булышкан һәрбер кешегә рәхмәтебезне җиткерәбез.
Олы Шыңар урта мәктәбендә Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырылды. Кичәдә шушы мәктәптә төрле елларда эшләгән ветеран укытучылар һәм бүгенге көндә хезмәт куючы мөгаллимнәр, барлыгы 65 кеше катнашты. Очрашу "Өлкәннәр көне"нә һәм якынлашып килүче "Укытучылар көне"нә туры китереп үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучылар яшьлек елларын искә алдылар, хатирәләр белән уртаклаштылар.
Билгеле булганча, 1 октябрь –Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм хөрмәтенә районда 50 һәм 60 ел бергә яшәгән гаиләләр белән тантаналы чара үткәрелә. Быел чара 2 октябрьдә "Ильвина" ресторанында узды. Үткән чарада безнең җирлектән Галиәкбар һәм Әнисә Сафиннар гаиләсе, шулай ук иң яшь Ришат һәм Гөлзилә Нигъмәтҗановлар гаиләсе катнашты.
«Мәрхәмәт - шәфкатьлелек» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кызлар депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә 2023 елның 4 октябрендә сәгать 10 нан 15 кә кадәр, өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясен оештыра.
Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(939)345-37-50 (WhatsApp сораулары өчен)
1 октябрь көнне Оет авыл клубында, китапханә белән берлектә, Өлкәннәр көненә багышланган «Тормыш ямьле сезнең белән» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды. Чара барышында өлкән яшьтәге кешеләр котлаулар һәм теләкләр кабул иттеләр. Катнашучылар әбиләрне һәм бабайларны шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән котладылар. Концерт номерлары кәефне күтәреп кенә калмады, өлкән буын кешеләрен яшьлекләренә дә алып кайтты. Бу искиткеч бәйрәм өлкән буын вәкилләренә очрашу һәм ял итү мөмкинлеге бирә. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
Хөрмәтле Саба районы халкы!
Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан “Кайгырту” хәйрия фондына иганәләр җыю дәвам итә. Акчаларны онлайн санап була. Түләгәндә оешма исеменнән, яисә түләүченең ФИО исеменнән түләсәгез, физик зат буларак түләсәгез, оешманың исемен күрсәтергә кирәк. Өстәмә хәбәр итәбез, өлкәннәргә ярдәм итү кампаниясе кысаларында акчаларны 2023 елның 1 октябреннән 10 октябренә кадәр санап булачак.