Яңа Мичәндә чишмә ачу

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Чишмәне савыктыру – иң башлап күңелебезне савыктыру ул.Чөнки чишмә - су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе. Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар.

    1 нче октябрь көнне Яңа Мичән авылы халкы өчен бәйрәм - “Яшьлегем чишмәсе” н ачу тантанасы үтте. Чишмә ачу, суны чишмәгә китерү эшен оештыручы, башлап йөрүче - шушы авылда  туып үскән, хәзергесе көндә Саба районында гомер кичерүче Шакирҗанов Флүр Нуретдин улы.

       Әлеге чарада Инвестицион үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары-Саба муниципаль районының инвестицион үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү бүлеге башлыгы Котдусов Илнур Илдус улы, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгәли улы һәм авыл халкы катнашты.   Ачылу тантанасы оешкан төстә, күңелле үтте. Бәйрәмнең һэрбер өлеше уйланылган, матур итеп оештырылган иде. Шушындый изге эшне оештырган Флүр Нуретдин улына, аңа булышкан һәрбер кешегә рәхмәтебезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International