Кичә, 3 октябрьдә, Саба үзәк район хастаханәсе гериатры Нурмухамедова Ләйлә Гараповна өлкән яшьтәге гражданнар белән «Өлкән яшьтәге кешеләрдә егылуларны һәм сынган урыннарны профилактикалау»темасына чираттагы әңгәмә үткәрде.
Әлеге әңгәмә кысаларында Ләйлә Гараповна егылуларны профилактикалау буенча киңәшләр бирде. Утырганнан соң һәм яткан җирдән ничек дөрес торырга (шул исәптән төнлә караваттан ничек торырга), урамда йөргәндә ничек егылмаска икәнен күрсәтте.
Сөйләшүдән соң табиб пациентларны тикшерде: аяк-кулларда мускул көчен тикшерде, когнитив бозылуларны һәм тигезлекне саклауларын сынап карады.
Картлык астениясе һәм башка тайпылышлар ачыкланганда, табиб комплекслы гериатрия бәяләмәсе үткәрә һәм медикаментоз дәвалау буенча киңәшләр бирә. Кирәк булганда профильле белгечләргә җибәрә: невролог, Лор, окулист һ. б.
Әлеге тикшерү терапевтның язмасы буенча яки юнәлеше буенча үткәрелә.