Ел саен, көз җиткәч, беренче октябрь көнендә, без Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Илебезнең төрле почмакларында хөрмәтле өлкән буын вәкилләрен төрле бүләкләр һәм истәлекле чаралар белән искә алабыз.
1-5 октябрьдә Салаватта өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Район спортчылары 2 медаль яулый алды: Динара Исмаилова Мәскәү спортсмены Егор Миронов белән микста турнир җиңүчеләре булды, һәм хатын-кызлар парлы разрядында Динара Алиса Гайнуллина белән бронза медаль яулады. Спортчыларны һәм тренер Исмаилов Хайём Фарход улын Җиңү, алга таба уңышлары белән котлыйбыз!
4 октябрьдә Арча шәһәренең район мәдәният йортында «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивале узды. Фестивальнең максаты-Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи баетуын ныгыту һәм Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру. Эзмә мәдәният йорты мөдире Зөлфәт Саматов «Каз бэбкэле сабый чак» җыры белән «Эстрада» номинациясендә катнашып диплом белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Саба муниципаль районы Мичән авыл җирлеге бинасында гражданнарны кабул итте.
Байлар Сабасының "Ильвина" ресторанында 50 һәм 60 яшьлек парларның "Алтын һәм бриллиант" юбилейларына багышланган традицион чара - тантана узды. Шәмәрдән авыл җирлегеннән бу чарада 6 пар катнашты. Аларны бергә яшәүнең бу искиткеч даталары белән котлыйбыз.
Буген 5 октябрь көнне безнең бакчабызда “Сөмбелә” бәйрәме булып узды. Сөмбелә бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителгән
5 октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган Кукмара районы Мәдәният йорты оештырган концерт булып узды. Чарада Кукмара КЦСОН директоры Шәрипов Руслан Марсилович һәм ТР МТЗ һәм СЗ социаль яклау бүлеге башлыгы Мусина Регина Ринатовна катнашты. Кунаклар интернатта яшәүчеләрне котладылар, бүләкләр һәм чәйгә татлы ризыклар тапшырдылар.
4 октябрьдә Арча шәһәренең район мәдәният йортында "Безнең йорт-Татарстан» республика фестивале булды. «Иделләре-күлләре» татар халык җыры белән «Халыкчан» номинациясендә Шекше авыл мәдәният йортының "Зиләйлүк" фольклор коллективы катнашты, ә сольный номер белән Фирдәүсә Нәзирова «Ямьле Мишә буйлары» татар халык җырын башкарды. Катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде.
2023 елның 4 октябрендә, Олы Нырты клуб мөдире һәм Язлы Арташ клуб мөдире хезмәткәрләре белән берлектә, Лесхоз бистәсендә урнашкан картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта «Бер җылы сүз җитә» концерт программасын оештыралар. Күңелле җырлар, мавыктыргыч биюләр беркемне дә битараф калдырмады. Мөмкинлекләре чикле кешеләр җырларны рәхәтләнеп тыңладылар , биюләр карадылар.