"Балкыш" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең чираттагы җыелышы булды. Анда район үзәк хастаханәсенең гериатор табибы катнашты. Инфаркка каршы профилактика буенча мәгълүмат белән таныштырды. Учреждениенең медицина хезмәткәре "Профилактика появления пролежней и контрактур" темасына дәресләр үткәрде.
13 нче октябрь көнне Саба район китапханәсендә “Татарча диктант Яз -2023” акциясе узды. Татарча диктантның төп максаты - татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Шулай итеп бүген һәркем туган теленең ни дәрәҗәдә камил белүен тикшерә алды.
Партнерлык (ислам) финанслары турында мәгълүматны бәяләү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм халкы җитәкчеләреннән социологик сораштырулар үткәрә.
Шәмәрдән авыл җирлегендә Ленин урамы буенча үзара салым акчалары хисабына юл эшләре алып барыла. Эшләрне «МДСУ-1» ҖЧҖ алып бара.
Октябрьнең өченче якшәмбесендә, ә быел 15 октябрьдә, Россиядә әтиләр көне билгеләп үтелә. Саба урта мәктәбендә әтиләргә багышланган очрашу булып узды.
Кече Кибәче авылы зиратында агач кисәләр. Агачлар гражданнарның үзара салым акчасына киселә. Эшне ПМК-159 оешмасы башкара.
Саба муниципаль районының Иштуган бистәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Кабул итү вакытында бистәдә яшәүчеләр сәүдә һәм хезмәт күрсәтүнең төрле өлкәләренә кагылышлы сорауларына җаваплар алдылар. Моннан тыш, барлык сорауларга да тиешле күрсәтмәләр бирелде, ягъни кулланучыларга "Кулланучылар хокукларын яклау" буенча түләүсез хокукый консультация ярдәме күрсәтелде.
Барлык катнашучыларга да кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат, территориаль орган реквизитлары һәм буклетлар таратылды.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Иштуган авыл җирлеге башлыгы ябылган оешмаларда эшләгән пенсионерларны бәйрәм белән котлады һәм бүләкләр (азык-төлек җыелмалары) тапшырды. Аларга озын гомер һәм нык сәламәтлек теләде.
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә: «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында Гражданнар «Соры хезмәт базары» юнәлеше буенча да мөрәҗәгать итә ала (хезмәт өчен түләүнең конверт системасы, эш бирүче белән хезмәт килешүләре төземичә, эшчеләрнең хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру).
Безнең җирлектә быел үзләренең алтын юбилейларын – 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтүче Габделбар Сәлим улы һәм Татьяна Петр кызы Габдрахмановлар гаиләсе яши. Алар Байлар Сабасында урнашкан «Ильвина» ресторанында узган «Алтын юбилярлар 2023» чарасында катнаштылар. Юбилярларны район башлыгы Р.Н.Миңнеханов котлады. Аларга озын гомер, бәхет, сәламәтлек, иминлек теләде һәм бүләкләр тапшырды. Аларны шулай ук Иштуган авыл җирлеге башлыгы Гайнетдинов Д.М. тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды.