ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2023 ел
җомга

Татарстан Социаль фонды инвалидлыгы булган 33 меңнән артык кешене тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итте

 

         Иске Икшермә мәдәният йортында "2023 ел-укытучы һәм остаз" елы уңаеннан - "Учитель - наставник и друг" дигән шигырь сөйләучеләр бәйгесе узды. Әлеге конкурста Олы Нырты мәдәният йортыннан "Серле каләм" клуб берләшмәсенә йөруче Гаффаров И. катнашты. Ул 1 урынга лаек булып, оештыручылар тарафыннан лауреат дипломы һәм акчалата приз белән бүләкләнде. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

26
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«SabaBalahoner»  муниципаль программасы нигезендә, бүген Түбән Шытсу балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм бухгалтер профессиясе белән таныштылар. Гаилә бюджеты аша керем, чыгым һәм бюджет сүзләренең мәгънәсенә төшенделәр. Бухгалтер һөнәренең кирәклеген, алар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икәнен аңладылар

2023 елның 29 октябрь көнне комсомолны кабул итүгә 105 ел тула. Шушы олы юбилей уңаеннан  пәнҗешәмбе көнне район китапханәсендә “Өлкәннәр” клубы , комсомолның тормыш мәктәбен үткән буын вәкилләре очрашты. Бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә ала, чөнки аларның яшьлеге комсомол дәверенә туры килгән. Илнең берничә буын гражданы, ягъни ике йөз миллионга якын кеше, комсомол мәктәбен үткән. Бу – ил тормышындагы үзе бер дәвер, чөнки Ленин комсомолы кебек көчле яшьләр хәрәкәте тарихта башкача теркәлмәгән. Чарада катнашкан һәркем районның комсомол, пионер эшчәнлеген яктырткан китапларын, шигырьләрен, җырларын, шулай ук октябрят, пионер, комсомол атрибутикасы булган галстуклар, барабан, боргы, значоклар, һәм башка әйберләрне кызыксынып карады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Китаплар безне кечкенәдән каршы алалар һәм гомер буена якын дус булып калалар. 26нчы октябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре   1нчы номерлы "Шатлык" балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары өчен «Китаплар төрле була» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрделәр.  Балалар китапханәдә бик күп төрле формада  китаплар барлыгын белделәр. Үз куллары белән тотып карап, китаплар турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук китап басмалары белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

24 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Йосыф-Алан авыл клубы мөдирләре «Кич утыру» фольклор-сәгате үткәрделәр. Чарада катнашучылар белән башта "Милләт яме - йола бәйрәмнәрдә" фестиваль-конкурсындагы чыгышка анализ үткәрелде. Безнең көннәргә кадәр авыл җирлегендә үзгәрешсез диярлек сакланып калган йолаларны һәм гореф-гадәтләрне, шулай ук совет чорында үзгәреш кичергән йолаларны искә төшерделәр. Мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре халык фольклорының һәм татарларның иң кызыклы йола чагылышлары турында сөйләделәр. Әлбәттә, нинди кич утыру - җырсыз һәм гармунсыз?..

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

22 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты мөдире хенд мейд стилендә келәм ясау буенча «МастерОк» исемле мастер-класс үткәрде. Үз кулларың белән иске әйберләрдән төрле ысуллар белән келәм ясау турында сөйләде. Бу күп вакыт таләп иткәнлектән, чара вакытында катнашучылар бер уртак келәм ясадылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Укытучы һәм остаз елы кысаларында, Иске Икшермә мәдәният йортында, "Укытучы - остаз һәм дус" укучылар конкурсы узды.Балалар уникаль һөнәр-укытучы турында шигырь сөйләделәр. Һәр катнашучыны шигырь укырга чакырдылар, чыгыш ясаганнан соң хуплау алкышлары белән озаттылар. Конкурста катнашучыларның барысы да шигырьләрне аңлаешлы уку осталыгын күрсәттеләр. Конкурс 3 номинациядә узды. Язлы Арташ  клубыннан  Ярмухаметов Аяз әлеге конкурста катнашып беренче дәрәҗә Диплом һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

     2023 елның 25 октябрендә, «Көзге каникуллар» оператив-профилактик чарасы кысаларында, Юл хәрәкәте иминлеге темасына «Шамил һәм аның дусларының юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча гадәти булмаган маҗаралары» дигән спектакле күрсәтелде.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International