Укытучы һәм остаз елы кысаларында, Иске Икшермә мәдәният йортында, "Укытучы - остаз һәм дус" укучылар конкурсы узды.Балалар уникаль һөнәр-укытучы турында шигырь сөйләделәр. Һәр катнашучыны шигырь укырга чакырдылар, чыгыш ясаганнан соң хуплау алкышлары белән озаттылар. Конкурста катнашучыларның барысы да шигырьләрне аңлаешлы уку осталыгын күрсәттеләр. Конкурс 3 номинациядә узды. Язлы Арташ клубыннан Ярмухаметов Аяз әлеге конкурста катнашып беренче дәрәҗә Диплом һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде.